Беренче канал Болгар музей-тыюлыгы турында сюжет төшерде
Борынгы шәһәр турында сюжет иртәнге программада күрсәтеләчәк.
Бүген Болгар музей-тыюлыгы Беренче канал өчен төшерү мәйданчыгына әверелде. «Доброе утро» программасы журналистлары борынгы шәһәргә аның уникаль мирасы турында миллионлаган тамашачыга сөйләү өчен килгәннәр.
Команда музей-тыюлыкның иң билгеле объектларында булды. Кадрга мәһабәт Ак мәчет, ЮНЕСКО исемлегенә кергән XIII–XIV гасырларның борынгы архитектура һәйкәлләре, шулай ук мәшһүр музей урамы эләккән. Журналистлар «Истәлек билгесе» комплексында саклана торган дөньядагы иң зур басма Коръәнгә аерым игътибар бирделәр.
"Без Беренче канал командасын шатланып каршы алдык. Безнең өчен бу Болгарның ничек яшәвен, аның ничек үсүен һәм үзгәрүен бөтен илгә күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек. Без бай тарих турында гына түгел, планнарыбыз турында да сөйләдек. Бу сюжеттан соң Болгарда кунаклар тагын да күбрәк булыр дип ышанабыз", – дип убилгеләп үтә музей-тыюлык хезмәткәрләре.
Болгар турындагы сжет Беренче каналда «Доброе утро» тапшыруы эфирына чыгачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев