Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Бердәмлектә көч

Ноябрь ае бәйрәмнәргә бай. Алар арасында Россия Халыклары бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне аеруча истәлекле. Район халкы бу бәйрәмнәрне нинди хисләр белән каршылый? Безнең хәбәрчебез алардан шул хакта сорашты.

Әхтәм Вәлиәхмәтов, яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе:
- Безнең гаиләне күпмилләтле дип әйтсәң дә була, шулай да аңа карап бернинди каршылыклар чыкканы юк. Без һәр дингә, бәйрәмнәргә, традицияләргә, гадәтләргә хөрмәт белән карыйбыз. Гаиләдәге кебек коллективта һәм җәмгыятьтә үзара аңлашып яшәү кешене рухи яктан баета, көчлерәк итә.
Элеккеге Советлар Союзы республикаларындагы милли кысуларны минем үземә күрергә туры килде. Хәтта урамнарда йөрүе дә куркыныч иде... Хәзер болар барысы да артта калды, тормышлар тынычланды, куркып яшәүләр бетте, бу зур бәхет икән. Дөрес, соңгы вакытта Казанда булган хәлләр күңелләргә бераз шом өстәде. Безнең күпмилләтле республикада гасырлар буе килгән тынычлыкны бозарга маташучылар да бар икән. Моны булдырмас һәм бердәмлекне саклар өчен безгә барысын да эшләргә кирәк.
Нина Спиридонова, Антоновка урта мәктәбенең тарих укытучысы:
- Безнең гаилә бер милләт кешеләреннән генә тора. Ләкин авылда катнаш гаиләләр аз түгел һәм алар дус, тату яшиләр. Безнең бүлешәсе нәрсәбез юк. Бөтен эштә бердәм булсак кына, теләсә нинди кыенлыкны җиңә алабыз. Бердәмлек - безнең төп көчебез.
Тормышлар көннән-көн яхшы якка үзгәрә. Мәсәлән, безнең авылда быел күңелле вакыйгалар шактый булды. Мәктәпкә капиталь ремонт ясалды, күптән түгел яңа фельдшер-акушер пункты ачып җибәрделәр. Авылда балалар бакчасы, берничә сәүдә ноктасы эшли. Шулай итеп, тормыш өчен уңай шартлар тудырылган. Билгеле, авылда проблемалар җитәрлек, тик җәмгыятьтә тынычлык һәм татулык хөкем сөргәндә барысын да бергәләшеп хәл итәргә мөмкин. Күп нәрсә безнең үзебездән тора.
Газизулла Әхмәтҗанов, Мәшгульлек үзәге директоры:
- Халыклар бердәмлеге көне - беренче чиратта кешеләрне берләштерә торган бәйрәм ул. Ләкин аның әһәмияте кайчандыр билгеләп үтелә торган Октябрь революциясе бәйрәме кебек түгел. Ә бит нинди вакытлар бар иде!.. Безне татулыкка, бердәмлеккә өндәгән митингларны, демонстрацияләрне көтеп ала идек. Халкыбызның бердәмлеге генә җәмгыятьтәге тотрыклылыкны саклый ала. Ни кызганыч, соңгы вакытта аны какшатырга маташулар шактый булды...
Тагын бер бәйрәм - Татарстан Республикасы Конституциясе көненең дә зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үтәсем килә. Ул барлык милләтләр мәдәниятын үстерү өчен тигез мөмкинлекләр ача. Минемчә, бу ике бәйрәм бер-берсен тулыландырып, җирдәге дуслык һәм тынычлыкны символлаштыра.
Минсәет Бакиров, хезмәт ветераны:
- Без гаиләбез белән сиксәненче еллар ахырында рус авылы булган Полянкага күчеп килдек һәм әлегә кадәр шушында яшибез. Без монда тиз ияләндек. Өебездә дә, эштә дә, җәмәгать урыннарында да тынычлык хөкем сөрә.
Үзем башта совхозда эшләдем, аннары мәктәптә укыттым. Хезмәттәшләрем һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер тордылар. Тыныч һәм дус яшәү - дөньяда моннан да кадерлерәк тагын нәрсә бар икән! Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне нәкъ шуңа өндиләр.
Ноябрьнең беренче ункөнлегендә билгеләп үтелгән Октябрь революциясе көне турында да онытырга ярамый. Нәрсә генә әйтсәләр дә, Совет чоры - илебез тарихының зур бер өлеше һәм берничә буын кешеләренең язмышы илебезнең нәкъ шушы чоры белән аерылгысыз бәйле.
Хәзер инде мин лаеклы ялда. Пенсиям начар түгел, яшәү шартларым да әйбәт. Киләчәктә башкарырмын, дип калдырып килгән эшләр, уйлар өчен дә вакыт җитәрлек. Дөньядагы, райондагы вакыйгалардан хәбәрдар булырга тырышам. Мәсәлән, күптән түгел Ак мәчеттә булдым.
Борынгы Болгар җирендәге уңай үзгәрешләрне күрү бик күңелле булды. Беренче чиратта бу ата-бабаларыбыздан калган традицияләр бүген дә дәвам итә, дигән сүз. Киләчәктә дә шулай булсын иде.
Юлия Мулинова, педагогия хезмәте ветераны:
- Мин тумышым белән Кавказдан, монда, Болгар якларына гаиләбез белән алтмышынчы еллар ахырында күчеп кайттык. Бераздан сеңлемнең гаиләсен дә бу искиткеч гүзәл, милли традицияләргә һәм тарихка бай, ачык йөзле халык яшәгән якларга кайтырга күндердем.
Татарстанда төрле милләт кешеләре яши. Дус, тату яшәп, үзләренең тырыш хезмәтләре белән туган якларының үсешенә өлеш кертәләр.
Дәүләтебезнең сәясәте дә шуңа юнәлдерелгән. Шулай да тыныч тормышны бозып, гауга чыгарырга теләүчеләр дә юк түгел. Моны аңлау читен булса да, проблемага күз йомып калырга ярамый. Беренче чиратта без моңа бердәмлегебез һәм уяулыгыбыз белән каршы торырга тиеш. Без барыбыз да шушы республикада яшибез, барыбызга да бер үк кояш яктысын сибә һәм барыбыз да гаиләләребездә, уртак йортыбыз булган - Россия белән Татарстанда иминлек һәм тынычлык булуын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined