Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Бердәм ачык ишекләр көне”

Россия салым хезмәте 20 һәм 21 апрельдә салым түләүче физик затлар өчен әнә шундый акция үткәрә.

Людмила Исаева,
РФ Федераль салым хезмәтенең ТР буенча 12нче районара инспекциясе өлкән дәүләт салым инспекторы.
Ачык ишекләр көнендә Татарстан Республикасының барлык территориаль салым инспекцияләре гражданнарны кабул итәчәк: 20 апрель, җомга көнне - 9дан 20 сәгатькә кадәр, 21 апрель, шимбә көнне - 9дан 18 сәгатькә кадәр.
Бу чара кысаларында теләгән кеше 2012 елгы декларация кампаниясе турында күбрәк белергә һәм физик затларга салым буенча декларация тутыру буенча практик киңәшләр алырга мөмкин.
Салым хезмәте белгечләре телдән үткәрелгән консультацияләрдә декларацияне кемгә һәм кайсы вакытта тапшырырга, салымнан тотып калган акчаларны ничек алырга, онлайн-хезмәтләрдән ничек файдаланырга кирәклеген аңлаталар һәм башка сорауларга җавап бирәчәкләр.
Шул ук урында НДФЛ буенча салым декларациясен тапшырырга (тиешле мәгълүматлар һәм документлар булган очракта) мөмкин булачак. Салым хезмәткәрләре шулай ук салым түләүчеләргә төрле хезмәтләр һәм чараларны сайлауда да ярдәм итәчәк. Алар килгән кешеләрне махсус җиһазландырылган көтү зонасына алып кереп, тиешле программалар куелган компьютер хезмәтеннән файдаланырга тәкъдим итәчәк, электрон рәвештә салым декларациясен ничек тутырырга яки хезмәтнең онлайн-хезмәтләренә мөрәҗәгать итү өчен Россия Федераль салым хезмәтенең Интернет сайтына ничек керергә икәнен күрсәтеп бирәчәк.
Салым түләүчеләр өчен физик затларга керемнәргә, милеккә, җиргә, транспортка салым түләү һәм Россия Федераль салым хезмәтенең онлайн-хезмәтләре мәсьәләсе буенча махсус лекцияләр һәм презентацияләр үткәреләчәк.
Тиешле гаризаны тутырып, яңа "Физик затлар өчен шәхси кабинет" сервисына керергә мөмкин булачак. Анда теркәү үткән кешеләр бүгенге көндә тәүлек әйләнәсендә милек объектлары, аларның төп характеристикалары турында мәгълүмат алып, бюджет белән исәп-хисапларны контрольдә тота, салым буенча бурычларын түли ала. Шушы арада аларга салым буенча хәбәрләрне карау, бастыру һәм электрон почта аша алу һәм салым түләү өчен түләү документларын формалаштыру мөмкинлеге биреләчәк.
Үз керемнәре буенча декларация тутырмаган яки физик затлар салымнары турында күбрәк белергә теләгән кешеләрне без бу көннәрдә территориаль салым органында көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев