Базарлы Матак – Болгар юлының бер өлешенә илкүләм проект буенча ремонт ясалачак
Татарстанда төбәк трассаларының 16 участогын тәртипкә китерәчәкләр.
Республикада шәһәрләрне, район үзәкләрен һәм төп транспорт узелларын – аэропортларны, вокзалларны һәм портларны тоташтыручы юлларны яңарту буенча масштаблы эш дәвам итә. Татарстанда мондый маршрутларның гомуми озынлыгы мең ярым чакрым тәшкил итә.
2026 елда «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында гомуми озынлыгы 30 километрдан артык булган төбәк трассаларының 16 участогында ремонт планлаштырыла. Объектлар исемлегендә Спас районында яшәүчеләр өчен мөһим юл да бар.
Сүз Базарлы Матак – Болгар юлының бер өлеше турында бара. Аны Спас муниципаль районында ремонтлаячаклар. Шулай ук Тукай, Аксубай, Актаныш һәм Әлки районнарында юлларны ремонтлау планлаштырыла.
Эшләрнең максаты – РФ терәк челтәренә керүче төбәк юлларының торышын норматив 85 процентка җиткерү. Димәк, республиканың төп артерияләре буенча йөрү куркынычсызрак һәм уңайлырак булачак. Җирле халык һәм төбәк икътисады өчен мондый үзгәрешләр һәрвакыт уңай була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев