Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балалар шатлансын өчен

Раиса Полякова. Төрле сәбәпләр аркасында, оныгыбызга бер вакыт әти-әнисе тәрбиясеннән башка яшәргә туры килде. Сәламәтлегем шәптән булмаганга, мин "Чайка" приютына мөрәҗәгать итеп, безгә ярдәм итүләрен үтендем. Билгеле, оныгым өчен бик кайгырган идем, тик безне приютта бик яхшы кешеләр каршылады. Алар минем оныгымны реабилитация курсына кабул иттеләр.

Мин еш килеп йөргәнгә күрә, оныгымның яхшы якка үзгәрүе ачык күренде. Аның белән педагоглар, психологлар, хезмәт буенча инструктор шөгыльләнүе әллә каян сизелеп тора иде. Яңа елда ул матур итеп шигырьләр сөйләде, җырлар җырлады. Оныгымның яңадан балаларча самими елмая башлавы - тулысынча приют хезмәткәрләренең тырышлыгы. Аларга чын күңелдән нык сәламәтлек, уңышлар, иминлек телим. Бу учреждениенең ишекләре ярдәмгә мохтаҗ балалар өчен һәрвакыт ачык булып, анда һаман балаларның күңелле тавышлары, яңгыратып көлүләре ишетелеп торсын иде.
Болгар шәһәре.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X