Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балалар рәхәтләнеп ял итте

Күптән түгел Балалар иҗат йорты базасында балаларның җәйге ялын оештыруга нәтиҗә ясау буенча ведомоствоара конференция үткәрелде. Анда лагерь директорлары һәм тәрбиячеләре, район мәктәпләренең тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары катнашты. Ольга Стрелова Балаларның җәйге ялларын оештыру, сәламәтлекләрен ныгыту, ни белән булса мавыктыруның әһәмиятен аңламаган кеше юктыр. Быел җәйге чорда 22 көндезге...

Күптән түгел Балалар иҗат йорты базасында балаларның җәйге ялын оештыруга нәтиҗә ясау буенча ведомоствоара конференция үткәрелде. Анда лагерь директорлары һәм тәрбиячеләре, район мәктәпләренең тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары катнашты.
Ольга Стрелова
Балаларның җәйге ялларын оештыру, сәламәтлекләрен ныгыту, ни белән булса мавыктыруның әһәмиятен аңламаган кеше юктыр. Быел җәйге чорда 22 көндезге мәктәп яны, 12 хезмәт һәм ял лагерьларында 750 бала ял итте. Мәктәп яны лагерьлары сәнгать-эстетик, иҗади, хезмәт, спорт, сәламәтлек, экология, интеллектуаль юнәлешләрдә эшләде. Балалар өчен мәдәният һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре төрле чаралар үткәрделәр. Сәламәтлекләрен ныгыту, балаларны мавыктыру өчен лагерьларда тәрбия эшләре программасы эшләнде, көн саен мәдәни-күңел ачу һәм спорт чаралары, хәрби-спорт уеннары, дискотекалар оештырылды, видеофильмнар карадылар, төрле түгәрәкләр һәм секцияләр эшләде. Һәр сменага тематик юнәлеш бирелде.
Быел "Болгар"балалар лагеры базасында "Спас эзтабарлары" дигән туган якны өйрәнү (җитәкчесе Маргарита Маркова) отряды эшләде. Шулай ук патриотик юнәлештәге "Активград" (Ксения Федорова) һәм әхлак тәрбиясе биргән "Хуторок" казаклар (җитәкчесе Ирина Баландина) сменасы актив эш алып барды.
Профильле смена җитәкчеләре балаларның җәйге ялын оештыру буенча тәҗрибә уртаклаштылар.
Конференциядә җирле чиркәү вәкиле Павел Беленков, яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Әхтәм Вәлиәхмәтов чыгыш ясады. Балаларның җәйге ялын оештыруда актив катнашучыларга Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Шулай ук көндезге мәктәп яны лагерьлары, ял һәм хезмәт лагерьлары эшен яхшы оештыручылар конкурсында җиңеп чыгучы мәктәп коллективларына Мактау грамоталары тапшырылды. Монда "Патриот", "Яшьлек" (Иске Рәҗәп), "Кузнечик" (Кузнечиха), "Данко" (Иж-Борискино) мәктәп яны лагерьлары җиңеп чыкты. "Робинзон" (Антоновка), "Радуга" (Бураково), "Мультландия" (Ким) лагерьлары призерлар исемлегенә керде.
Конференциядә катнашучылар 2016 елда җәйге лагерьлар оештыру перспективаларын һәм төп юнәлешләрен билгеләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев