Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балалар иминлеге өчен

Яңа ел бәйрәмен үткәргәндә кешеләр күп җыелган урыннарны янгын чыгудан саклау чаралары белән тәэмин итәргә кирәк.

Шуңа күрә Дәүләт янгын күзәтү бүлеге мәктәпләр, балалар бакчалары һәм мәдәният учреждениеләре җитәкчеләренең тагын бер кат исенә төшерә:
- чыршы бәйрәмен һәм башка бәйрәм чараларын проект таләпләренә туры килгән, кимендә ике чыгу юлы булган, тәрәзәләренә рәшәткәләр куелмаган һәм икенче каттан югары урнашмаган биналарда гына үткәрергә рөхсәт ителә;
- чыршыны нык итеп урнаштырырга, аның ботаклары стенага һәм түшәмгә тиеп тормаска тиеш;
- иллюминацияне электр җайланмаларын тоташтыру кагыйдәләренә нигезләнеп урнаштырырга кирәк. Электр яктырткыч челтәрендә киметә торган трансформатор булмаган очракта, чыршыда 12 вольтка кадәрле, лампочкалары бер-бер артлы кабына торган гирляндалар гына кулланырга ярый, лампочкаларның куәте 25 ваттан артмаска тиеш;
- янгын куркынычсызлыгы сертификаты булмаган электр гирляндаларын кулланмагыз;
- иллюминациядә нинди дә булса төзексезлек килеп чыкса (чыбыклар кызса, лампочкалар кабынып-сүнсә, чаткылар чыкса) аны шунда ук электр челтәреннән алырга кирәк.
Тыела:
- тәрәзә рәшәткәләре бикле булган биналарда бәйрәм чараларын үткәрү;
- дугалы прожекторлар, шәмнәр һәм хлопушкалар, фейерверк һәм башка янгын чыгу куркынычы югары булган яктырту чаралары куллану;
- чыршыны целлулоид уенчыклар, янгыннан саклану составы белән эшкәртелмәгән марля һәм мамык белән бизәү;
- балаларга тиз кабына торган материаллардан тегелгән костюмнар кидерү;
- бинаны караңгылату өчен тәрәзә капкачларын ябып кую;
- рәт араларын тарайту һәм өстәмә урындыклар кую;
- бинада нормадан артык кеше булуы.
Пиротехника һәм электр гирляндаларын сату белән шөгыльләнүче юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләрнең продукциягә тиешле формада янгын куркынычсызлыгы сертификатлары булырга тиеш. Мондый әйберләр эвакуация урыннарыннан ерак урнашкан махсус бүлекләрдә (секцияләрдә) сатылырга тиеш. Ә бүлекләрне (секцияләрне) башка бүлекләрдән янгынга каршы бүлгеләр белән аерып куярга кирәк. Пиротехника махсус металл шкафларда сакланырга тиеш.
Бу гади кагыйдәләрне үтәү сезне ут чыгудан саклар. Балаларыбызның иминлеге күбесенчә безнең үзебездән тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев