Болгар яңалыклары

"Яңа тормыш" газетасы - Спас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Авыл почтальоннарын «Земский почтальон – 2026» Бөтенроссия конкурсына чакыралар

Зур булмаган шәһәр һәм авыллардан почта хезмәткәрләре өчен ярыш берничә этапта узачак һәм Мәскәүдә тәмамланачак.

«Земский почтальон – 2026» конкурсына гаризалар кабул итү башланды. Анда 50 меңнән артык кеше яшәмәгән торак пунктларда эшләүче почта бүлекчәләре хезмәткәрләре катнаша ала. Тагын бер мәҗбүри шарт – эш стажы ким дигәндә бер ел булырга тиеш.

Гаризалар 2 апрельгә кадәр оештыручының рәсми сайтында кабул ителә. Алга таба эшкә төбәк эксперт комиссияләре кушыла. Алар анкеталарны өйрәнәчәк һәм көрәшне дәвам итүчеләрне сайлаячак. 4 майдан 25 майга кадәр Россия Почтасының «ВКонтакте» төркемендә «Халык почтальоны» номинациясендә ачык тавыш бирү узачак. Ә 26 майда финалистларны башкалага чакырып, иң яхшыларның исемнәрен атаячаклар.

Конкурсны Россия Почтасы, Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Цифрлар министрлыгы һәм элемтә хезмәткәрләре профсоюзы белән бергә «Бердәм Россия» башлап җибәрде. Ул «Россия авылы» партия проектына керә.

«Бердәм Россия» Генсоветы секретаре Владимир Якушев игътибарны ерак авылларда яшәүчеләр өчен почтальоннарның еш кына дөнья белән бердәнбер бәйләүче кеше булып калуына юнәлтте.

“Безнең конкурс почтальон һөнәренең әһәмиятен ассызыкларга һәм яшь белгечләрне традицияләрне дәвам иттереп һәм халыкның бердәмлеген ныгытып, авылда эшне сайларга рухландырырга тиеш", – дип билгеләп үтте Якушев.

Узган сезонда конкурска бөтен илдән өч меңнән артык гариза килгән. Финалга 86 төбәктән 86 кеше чыкты. Аларның җидесе махсус номинацияләрдә җиңүче булды.

Сүз уңаеннан, хакимият рәисе Михаил Мишустин федераль казнадан авыл почта бүлекчәләрен яңартуга 5 миллиард сум бүлеп бирүне игълан итте инде. Шулай булгач, конкурсантларның танылу алу гына түгел, тиздән күпкә яхшырак булачак шартларда эшләү мөмкинлеге дә бар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев