Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Авылга клуб кирәк

Инде хәбәр ителгәнчә, Урта Йорткүл авыл җирлеге башкарма комитеты тарафыннан тәкъдим ителгән "Авыл мәдәният йортлары" проекты республика конкурсында җиңеп, 580 мең сум күләмендә грантка ия булды. Әлеге планны тормышка ашыру кысаларында ниләр эшләү күздә тотыла?

Лидия КОСТРУЛЕВА
Әлеге проектның асылы авыл клубы бинасына капиталь ремонтны мөмкин кадәр тизрәк тәмамлап чыгудан гыйбарәт. Авылга клубның никадәр кирәк булуын аңлатып торасы юк. Алны-ялны белми эшләүче авыл кешесенең дә культуралы ял итәсе килә. Ә моның өчен тиешле шартлар кирәк.
Җирлек башлыгы Гөлинә Кәримуллина бу проектта Урта Йорткүл авылы турында горурланып сөйли. Авыл чыннан да табигатьнең матур бер почмагына, ике күл уртасына урнашкан. Проект авторы сүзләренә караганда, "әлеге күлләрдә зәңгәр күк йөзе көзгедәге кебек чагылып тора. Суның төсе дә гел үзгәреп тора. Элек монда тагын да матур булган. Куе урманнар юкка чыккан, үткән елларның кодрәте турында могҗиза белән сакланып калган берничә имән генә искәртеп тора. Шифалы сулары белән күлләрне тулыландырып торган җырлы чишмәләр дә күптән томаланган, тау битләрендәге ак күлмәкле каеннардан үзгә бер моңсулык бөркелә. Авыл элек-электән эшкә батыр ул-кызлары, уңдырышлы басулары, зур-зур фермалары белән дан тоткан. Кая киткән соң боларның барысы да? Авыл бүген үги бала хәлендәрәк. Әмма кешеләр кул кушырып утырмыйлар, аеруча җәйләрен мәшәкатьләре бермә-бер арта. Киеренке хезмәт көненнән соң күңелне дә ял иттерергә кирәк".
Шуның өчен төп чаралар, бәйрәм тантаналары, гомуми җыелышлар уздырылучы клубны ремонтлау эшен тизрәк тәмамлыйсы иде. Авылга мәктәп, балалар бакчасы кебек үк, клуб та кирәк. "Бер караганда, авыл клубсыз да яши алыр кебек. Әмма ничек? Яшьләр кичләрен нишләргә, кая барырга тиеш? Әгәр аларның ял итәр урыннары булмаса, алар авылдан китү ягын карый. Авыл клубына ничек ярдәм итәргә соң? Әлеге һәм башка сорауларга җавап табу максаты белән халык социаль проектлары конкурсында катнашырга булганнар да инде. Нәтиҗәсен үзегез күреп торасыз.
Район бюджетыннан авыл клубын төзекләндерүгә 3 миллион 321 мең сум акча бирелгән. Эшләрне ахыргача башкарып чыгу өчен бу сумма гына җитми. Чөнки газ кертергә, котельныйны яңабаштан тиешле тәртипкә китерергә, стеналарны штукатурларга, тәрәзә-ишекләрне алыштырырга, фойе һәм залны реконструкцияләргә кирәк. Конкурста отып алган грант акчасы да, кем әйтмешли, иш янына куш булачак.
- Бу безнең өчен бик мөһим проект, - ди район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Елена Афоньшина. - Ул авылны, милли традицияләрне саклау һәм үстерү өчен кирәк. Шуңа күрә, Урта Йорткүл клубына капиталь ремонт уздыру белән бәйле проблемаларны хәл итү җае тудырачак әлеге инициативаны хуплыйсы гына кала. Авылда заманча, җылы һәм бөтен шартлары тудырылган клуб булганда гына яшьләрнең туган җирдән китәселәре килмәс…
Бу уңайдан авыл кешеләре ни уйлый?
- Авылда клубның яхшылап ремонтлануына бик шатланам, - ди почта бүлеге җитәкчесе Диләрә Ибраһимова. - Клубка йөри торган яшьтән уздым, яшьләр бар бездә, алар иркенләп ял итәргә тиеш. Моның өчен тиешле шартлар тудырылачак. Алган грант акчасына эшләрне тизрәк башкарып чыгарлар, дип уйлыйм…
Энҗе Вәлиева быел унберенче класска күчкән. Киләчәккә төрле планнар корган ул, авылдагы клубка килгәндә исә, аның фикере яшьтәшләренеке белән аваздаш:
- Клубны күптән тәртипкә китерү эшенә керешергә кирәк иде. Биредә эшлисе эшләр күп әле, шулай да алга китеш сизелә. Без түземсезлек белән яңартылган клубның ачылуын көтәбез. Шуннан соң авылда мәдәни тормышның җайланачагына өметләнәбез...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев