Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Авыл ветераннарын зурладылар

Разия РӘШИТОВА, ветеран укытучы. Безнең Иске Рәҗәп авылында Өлкәннәр көнен ел саен зурлап, истә кала торган итеп оештыралар. Быел да 30 сентябрьдә, җомга көнне, авылыбыздагы өлкән яшьтәге бөтен кешене җирле мәктәпкә кунакка чакырдылар.Һәркемне машина белән килеп алдылар, бәйрәмнән соң һәрберебезне өйләребезгә кайтарып куйдылар. Мәктәп зур кунаклар көткән кебек матур итеп...

Разия РӘШИТОВА,
ветеран укытучы.
Безнең Иске Рәҗәп авылында Өлкәннәр көнен ел саен зурлап, истә кала торган итеп оештыралар.
Быел да 30 сентябрьдә, җомга көнне, авылыбыздагы өлкән яшьтәге бөтен кешене җирле мәктәпкә кунакка чакырдылар.Һәркемне машина белән килеп алдылар, бәйрәмнән соң һәрберебезне өйләребезгә кайтарып куйдылар.
Мәктәп зур кунаклар көткән кебек матур итеп бәйрәмчә бизәлгән, болай да күркәм мәктәбебез тагын да ямьләнеп киткән. Безне якты йөз белән, хөрмәтләп каршы алдылар.
Зал халык белән шыгрым тулды, барлыгы 200дән артык ветеран җыелды. Алар арасында төрле яшьтәге, төрле һөнәр кешеләре бар иде, һәрберсе олы тормыш юлы үткән, күпне күргән кешеләр, барысы да ихтирамга лаеклар. Бәйрәмне матур итеп Каюмова Резедә Фаяз кызы алып барды.
Авыл җирлеге башлыгы Мансур Әсхәт улы Нугаев халыкны Өлкәннәр көне белән котлап, үзенең иң яхшы теләкләрен җиткерде, олы тормыш юлы үткән ветераннарга рәхмәт әйтте. Авылның хөрмәтле кешесе, ветеран-укытучы Зиннәт Гыйззәтулла улы Гыйззәтуллинның чыгышы да күңелләрне дулкынландырды. Авылыбыз мәчете имамы Галимов Рамилнең вәгазе, әниләр турындагы мөнәҗәтләре кемнең генә күңеленә барып җитмәде икән, күңелләр нечкәреп, күзләргә яшь килде.
Аннары укучылар көче белән хәзерләнгән концерт башланды. Әниләргә багышланган җырлар, шигырьләр күңелдә онытылмас тәэсир калдырды. Ветеран-укытучы Хәмидуллина Гөлфия Салих кызы башкаруындагы "Исеңдәме", "Ниләр җитми күңелгә" җырларын аеруча яратып кабул иттек. Гәрәева Чулпанның чыгышы да кунакларга бик ошады.
Концерттан соң барыбызны да бик әйбәт итеп хәзерләгән табын янына чакырдылар, өстәл тулы сый-нигъмәт. Башта Нугаев Әсхәт абый Коръән сүрәләре укыды, үзенең иң яхшы теләкләрен җиткерде.
Халыкара Өлкәннәр көненә яхшылап әзерләнүләре, бик матур итеп үткәрүләре өчен бәйрәмдә катнашучыларның барысы да олы рәхмәтләрен әйттеләр. Олы кешенең аздан да күңеле була, кечкенә генә игътибар күрсәтсәләр дә еларга гына торасың. Ә безгә бу көнне игътибарның һәм хөрмәтнең иң зурысы булды. Оештыручыларның барысына да бик зур рәхмәт, киләчәктә аларны да шулай зурласыннар, эшләрендә уңышлар, иминлек, ныклы сәламәтлек телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев