Үткән җомгада район Мәдәният йортында, күркәм традиция буенча, армиягә китүче егетләрне озату кичәсе булды.
Көзен безнең районнан Ватанны саклау кебек мактаулы бурычларын үтәү өчен төрле гаскәрләрдә хезмәт итәргә 30 егет китәчәк.


Район башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Тюнев егетләргә мөрәҗәгать итеп, сынатмыйча намуслы хезмәт итеп, туган якларыгызга исән-сау әйләнеп кайтыгыз, дигән теләкләрен җиткерде. Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Спас бүлеге җитәкчесе Илһам Мидхәтов илебез тыныч яшәсен өчен, сез үз бурычыгызны йөзгә кызыллык китермичә үтәргә тиеш, дип ассызыклады үзенең чыгышында. Сугышчан хәрәкәтләрдә катнашкан "Сугышчан бердәмлек" ветераннар ассоциациясенең район бүлеге җитәкчесе Ринат Шәрипов, армия егетләр өчен чыныгу мәктәбе, диде. Сергей атакай (Карпухин) иртәгә илебезне сакларга китәчәк егетләрне нык, түзем булырга чакырды. Әлеге бәйрәмдә катнашкан башка кунаклар да егетләргә үзләренең җылы сүзләрен җиткерделәр. Армиягә китүчеләр исеменнән Ямбакты егете Илнар Ибәтов чыгыш ясады.
Үзешчән сәнгатьтә катнашучылар егетләр хөрмәтенә җырлар башкардылар, шәһәрнең икенче урта мәктәбе укучылары армия тормышыннан алынган кызыклы күренешләр күрсәтте. Бу кичә илебезнең булачак сакчылары хәтерендә озак сакланыр, ә изге теләкләр аларга армия хезмәтендәге кыенлыкларны җиңәргә ярдәм итәр, дип ышанасы килә.
Рәсемдә: булачак ил сакчылары.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев