Армия урынына бер еллык контракт: «Ланцет» операторы пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итү турында сөйләде
Студентлар еш кына срочный хезмәт урынына пилотсыз системалар гаскәрләрендә контракт буенча хезмәтне сайлыйлар. 2023 елдан хәрби орперациядә хезмәт итүче Оскар позывнойлы дрон операторы мондый карарның ни өчен отышлырак булуын аңлатты һәм киңәшләр бирде.
Татарстан студентлары срочный хезмәт урынына пилотсыз системалар гаскәрләрендә контракт хезмәтен сайлый. Бу бер ел хезмәт итәргә һәм хәрби билет алырга мөмкинлек биреп кенә калмый, ә акча эшләргә дә мөмкинлек бирә: бер тапкыр бирелә торган түләү 2,9 миллион сум тәшкил итә, ә операторның айлык хезмәт хакы 210 меңнән башлана. Уку йортыннан студентларга академик отпуск бирәләр, ә кайткач түләүледән бюджет бүлегенә күчәргә ярдәм итәләр.
Казанның сайлау пункты җитәкчесе урынбасары майор Игорь Булега сөйләгәнчә, кандидатлар сайланган белгечлекләренә карап белем ала: ул ай ярымнан өч айга кадәр дәвам итә һәм гомуми гаскәр әзерлеген, профильле укытуны һәм шартлаткыч матдәләр белән мәҗбүри эшләүне үз эченә ала.
2023 елдан хәрби хезмәт узган һәм II дәрәҗә «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән Оскар позывнойлы дрон операторы яңа кешеләрне башта икенче номерлар яки техниклар итеп куялар, һәм бары тик ай ярым-ике айдан соң гына алар мөстәкыйль эшли алалар, дип өстәде.
Операторның төп бурычы – разведка мәгълүматларын эшкәртү, чын максатларны ялганнан аеру һәм күрше бүлекчәләр белән гамәлләрне координацияләү. Дошман җылылык һәм төтен имитациясе белән макетларны актив куллана, һәм мондый максатны ялгыш юк итү шактый кыйммәткә төшәргә мөмкин. Оскар ассызыклаганча, төп күнекмә — дроннарны җибәрү генә түгел, ә урында ориенирлаша һәм үзгәрә торган шартларда карарларны тиз кабул итә белү.
Оператор билгеләп үтүенчә, иң катлаулы цельләр – ЗРПК «Тунгуска», САУ «Паладин» и PzH 2000 үзйөрешле машинасы. «Тунгуска» белән эшләү иң авыры, чөнки ул махсус рәвештә һава цельләрен юк итү өчен төзелгән. Шуңа күрә тактик хәйләләр кулланырга – бер пилотсыз очкыч белән игътибарны читкә юнәлтергә һәм икенче яктан керергә туры килә.
Оскар пилотсыз очкыч гаскәрләренә барырга теләүчеләргә берничә киңәш бирде. Беренчесе – беркайчан да бер позициядә тоткарланмаска, даими рәвештә эш нокталарын үзгәртергә. Икенчесе – антеннаны һәрвакыт яшеренү урыныннан ким дигәндә 100-150 метр ераклыкта урнаштырырга. Һәм өченчесе – иң җаваплы вакытта очкычсыз калмас өчен, беренче көннәрдән үк запас частьләр һәм башка техника кирәк-яракларын китерү каналларын җайга салу.
Ул шулай ук студентларның белгечлекне башкалардан тизрәк үзләштерүләрен билгеләп үтте, чөнки аларның техника белән эшләү буенча база күнекмәләре бар, алар күп күләмле мәгълүматка күнеккәннәр һәм тизрәк өйрәнәләр. Нәкъ менә шуңа күрә еллык контрактлар программасы беренче чиратта алар өчен булдырылган — дәүләткә тиз эшкә керешергә һәм башкаларны өйрәтергә сәләтле кешеләр кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев