Аралаштылар, сөйләштеләр…
Өчкүл авылы Мәдәният йортында тормыш хәле авыр булган гаиләләр өчен бәйрәм очрашуы үткәрелде. Аны ведомоствоара профилактика программасын тормышка ашыру кысаларында оештырдылар.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә туры китереп уздырылган бу бәйрәмдә шулай ук "Рассвет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм итү бүлеге, авыл җирлеге башкарма комитеты, мәгариф һәм мәдәният бүлекләре хезмәткәрләре дә катнаштылар. Әңгәмәләр барышында төп игътибар гаиләләрне борчыган проблемаларга бирелде. Гаиләләр өчен психологик-педагогик тренинг уздырылды, үзешчән артистлар катнашында концерт әзерләнгән иде. Соңыннан барысын да эшмәкәрләр Владимир Монахов белән Александр Якимов булышлыгы белән әзерләнгән чәй табынына чакырып кунак иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев