Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Алкоголь базарында – яңа система

Сишәмбе көнне Татарстан Республикасында алкоголь базарында этил спирты, алкоголь һәм спиртлы продукция җитештерү һәм әйләнеш күләмен исәпкә алу (ЕГАИС) һәм ваклап сатуда бердәм мәгълүмат системасын кертү мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында республика киңәшмәсе булды. Утырыш ТР Министрлар кабинетында үтте, аны ТР Премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразиев алып барды. Киңәшмәдә билгеләп үтелгәнчә, 2015...

Сишәмбе көнне Татарстан Республикасында алкоголь базарында этил спирты, алкоголь һәм спиртлы продукция җитештерү һәм әйләнеш күләмен исәпкә алу (ЕГАИС) һәм ваклап сатуда бердәм мәгълүмат системасын кертү мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында республика киңәшмәсе булды.
Утырыш ТР Министрлар кабинетында үтте, аны ТР Премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразиев алып барды. Киңәшмәдә билгеләп үтелгәнчә, 2015 елның 29 июнендә чыккан "Этил спирты, алкоголь һәм спиртлы продукция җитештерү һәм әйләнешен дәүләт көйләве һәм алкогольле продукция куллануны чикләү турында" Федераль законга үзгәрешләр кертү турында"гы 182нче федераль закон нигезендә, 2016 елның 1 гыйнварыннан алкоголь продукциясе, шул исәптән сыра, сыра эчемлекләре сату белән шөгыльләнүче барлык оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр аларны сатып алу фактларын ЕГАИС системасында расларга тиеш.
Димәк, поставщиклар биргән товар-транспорт накладнойларын ЕГАИСта теркәргә һәм системада раслату өчен җибәрергә кирәк. Кибет хезмәткәрләре сатып алу фактын учет программасында раслатырга тиеш, шуннан соң "Транспортный модуль" ярдәмендә бу мәгълүматны шушы системага бирергә һәм шифр белән җибәрергә, шулай ук квалификация сертификаты һәм махсус аппарат ачкычы белән электрон кул куярга кирәк булачак.
Бу яңалык берничә этаптан торачак - 2016 елның 1 гыйңварыннан, 2016 елның 1 июленнән һәм 2017 елның 1 июленнән кертеләчәк.
Әлеге система алкогольле продукция сатучы барлык кибетләргә, шул исәптән авыл кибетләренә дә кертеләчәк. Бу вакыт эчендә сату белән шөгыльләнгән барлык предприятие җитәкчеләре, эшмәкәрләр һәм сатучылар өчен тиешле укулар оештырылачак, кирәкле җиһазлар алып урнаштырырга туры киләчәк.
Хәзер республикада бу яңалыкны кертү башланды, кайбер күмәртәләп сату складлары бу көннәрдә товарларны яңа система буенча озаталар. Киңәшмәдә басым ясап әйтелгәнчә, агымдагы елның декабрь уртасында башланган эшнең беренче нәтиҗәләре каралачак. Бу эшнең төп максаты - легаль булмаган алкоголь продукциясе сатуга үтеп керергә тиеш түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев