(843) 221-80-35: Татарстанда контракт хезмәте буенча кайнар линия эшләячәк
Халык сорауларына Хәрби комиссариат вәкилләре җавап бирәчәк.
Россия Федерациясе Президентының Татарстан Республикасындагы кабул итү бүлмәсендә махсус «кайнар линия» телефоны узачак. Чара РФ Кораллы Көчләрендә контракт буенча хезмәт итүнең барлык нечкәлекләрен аңлатуга багышланган.
Республикада яшәүчеләрнең сорауларына 9 февральдә сәгать 10нан 12гә кадәр Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты хезмәткәрләре җавап бирәчәк. Кайнар линия гражданнарга контракт төзү шартлары, кандидатларга карата таләпләр, тиешле түләүләр һәм башка мөһим сораулар буенча киңәшләр бирү өчен оештырылган.
Күрсәтелгән вакытта хәрби комиссариат белгечләре белән (843) 221-80-35 телефоны аша элемтәгә керергә мөмкин.
Бу кайнар линия – контракт буенча хезмәт итү мөмкинлеген караучылар өчен мәгълүмат алу һәм барлык кызыксындырган сорауларны ачыклау өчен яхшы мөмкинлек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев