Республика халкы дәүләт хезмәтләре һәм КФҮ аша үзләрен мошенниклардан яклый.
Татарстанда банкларга үз исеменә кредит бирүне үз теләкләре белән тыйган кешеләр саны арта. Татар-информда узган матбугат конференциясендә республиканың Цифрлы үсеш министры урынбасары Альберт Яковлев сөйләгәнчә, мондый мөмкинлектән 700 меңгә якын кеше файдаланган инде.
Аның сүзләренчә, 643 554 кеше Дәүләт хезмәтләре порталы аша үз-үзенә тыюны рәсмиләштергән. Моның өчен тагын 47 меңнән артык татарстанлы КФҮ бүлекчәләренә шәхсән килгән.
Үз-үзеңне тыю бик гади эшли: әгәр дә мошенниклар сезнең мәгълүматларны белеп, кредит алырга күндерсәләр дә, алар моны булдыра алмаячаклар. Банклар системада тыю турында билге күрәчәк һәм займ бирүдән баш тартачак.
Кредитлардан тыш, үзеңә сим-карталар рәсмиләштерүне дә тыярга мөмкин. Бу шулай ук Дәүләт хезмәтләре яки КФҮ аша эшләнә. Бу чараларның барысы да кешеләрне җинаятьчеләр гамәлләреннән саклауга юнәлдерелгән.
Нет комментариев