4 меңнән артык татарстанлы социаль контрактлар аша матди хәлен яхшыртты
2025 елда республика халкы бизнес ачу һәм эшкә урнашу өчен дәүләт ярдәменнән актив файдалана.
2025 ел башыннан Татарстанда «Гаилә» милли проекты кысаларында 4 026 социаль контракт төзелгән. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, иң күп килешүләр (1 921) эш эзләүдә ярдәм итүгә юнәлдерелгән, 1 472 контракт эшкуарлык эшчәнлеген оештыру өчен, 168 шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару өчен һәм 465 башка ярдәмче чаралар узу өчен төзелгән.
Социаль контракт мохтаҗлыкны җиңүнең төп коралы буларак үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтүен дәвам итә. Программаның үзенчәлеге буенча, һәр ярдәм алучы өчен төгәл гамәлләр планы белән социаль адаптацияләү буенча персональ программа эшләнә.
"Социаль контракт үзен гражданнарга ярдәм итүнең нәтиҗәле механизмы буларак күрсәтте, - дип билгеләп үтте ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова. - Аның кыйммәте вакытында күрсәтелгән матди ярдәмнән генә түгел, проблеманы хәл итүгә стратегик якын килүдән дә гыйбарәт - ул катлаулы хәлләрнең төп сәбәпләрен бетерергә ярдәм итә һәм финанс мөстәкыйльлегенә күчү өчен шартлар тудыра».
Бүлеп бирелгән акчаларга республика халкы чәчтарашханә һәм тегү остаханәләре ача, авторемонт һәм косметология өлкәсендә хезмәтләр күрсәтә, электрон коммерцияне үстерә һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар алып бара. Программаның мөһим шарты булып социаль контракт буенча йөкләмәләрне үтәүгә юнәлдерелгән акчаларны максатчан файдалану тора.
Татарстанда социаль контрактлар программасын гамәлгә ашыру дәвам итә, республикада яшәүчеләрнең күбесенә вакытлы финанс кыенлыкларын җиңеп кенә калмыйча, үз гаиләләре өчен тотрыклы керем чыганаклары да булдырырга мөмкинлек бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев