2026 елның 1 мартыннан бердәм пособие билгеләгәндә алиментны исәпкә алуның яңа кагыйдәләре
Бердәм пособиене 17 яшькә кадәрге балалы гаиләләр һәм йөкле хатыннар ала.
2026 елның 1 мартыннан бердәм пособие билгеләгәндә алиментны исәпкә алу тәртибе үзгәрә. Яңалыклар бу датадан соң түләү сорап мөрәҗәгать иткән яки аны озайткан гаиләләргә кагылачак. Бу хакта СФРның Татарстан Республикасы буенча бүлеге хәбәр итте.
Әгәр алимент суд тарафыннан билгеләнмәгән булса, гаилә керемен исәпләгәндә Татарстан буенча уртача хезмәт хакыннан чыгып норматив суммалар исәпкә алыначак. Хәзер бу 75 764 сум. Бер балага — 18 941 сум, икесенә — 25 254 сум, өч һәм аннан артыгракка – 37 882 сум өстәләчәк.
Әгәр суд карары бар икән, мөрәҗәгать итүче күрсәткән фактта кергән суммалар гына исәпкә алына.
Бердәм пособиене 17 яшькә кадәрге балалы гаиләләр һәм йөкле хатыннар ала. 2025 елда аны Татарстанда 220 меңнән артык баланың әти-әниләренә билгеләгәннәр. Түләү хокукына кереме яшәү минимумыннан түбән булган гаиләләр ия (бер балага 15 615 сум). Пособие күләме – бу сумманың 50 дән 100% ка кадәр.
2026 елның 1 гыйнварыннан керемне исәпләгәндә бала туганда эш бирүчеләрдән бер тапкыр бирелә торган түләүләр һәм Курск өлкәсендә яшәүчеләргә ярдәм исәпкә алынмый. Пенсия алу хезмәт кереме булмауның нигезле сәбәбе булды.
Гаризаны дәүләт хезмәтләрендә, социаль Фондта яки МФЦда бирергә мөмкин. Пособие 12 айга билгеләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев