Яңа тормыш

Спас районы - Болгар

18+
Рус Тат
Җәмгыять

2026 елда пенсия тупланмаларын ничек алырга: Татарстан халкы өчен түләүләр алуның өч мөмкинлеге

Әгәр тупланма суммасы 439 776 сумнан кимрәк булса – барысын да берьюлы бер сумма белән алырга мөмкин. Күбрәк булса, пенсиягә айлык өстәмә булачак.

2026 ел башыннан Татарстан халкы пенсия тупланмаларын алды. Социаль фондның республика бүлеге мәгълүматлары буенча, түләүләр 1 500 гражданга күчерелгән.

Ләкин түләүнең нинди формасы нәкъ менә сезгә туры килүен ничек аңларга? Гади сүзләр белән сөйлибез.
Сезнең тупланмаларның күләме хәлиткеч роль уйный. Әгәр гомуми сумма 439 776 сумнан артмаса – сез бөтен акчаны берьюлы, бер түләү белән ала аласыз.

Бу бусаганы пенсионерның федераль яшәү минимумыннан чыгып исәпләгәннәр. 2026 елда ул аена 16 288 сум тәшкил итә. Аннан 10% – 1 628,80 сум. 270 айга тапкырлана ("көтелгән түләү чоры" дип атала) һәм 439 776 сум була.

Әгәр сумма 439 776 сумнан артса, бер тапкыр бирелә торган түләү инде каралмаган. Бу очракта тупланмалар иминият пенсиясенә айлык өстәмәгә әверелә. Аның күләмен болай саныйлар: гомуми сумманы 270 айга бүләләр. Бу өстәмәне сез гомерлеккә алачаксыз.

Тупланмаларны түләү хокукы 55 яшьтән хатын-кызларда һәм 60 яшьтән ир-атларда барлыкка килә. Ләкин әгәр кешенең вакытыннан алда пенсиягә хокукы бар икән, тупланмаларны иртәрәк алырга мөмкин.

Сезгә гомерлек тупланма пенсия билгеләсеннәр өчен, бер үк вакытта 15 елдан да ким булмаган иминият стажы булырга, шулай ук 30 баллдан һәм аннан да югарырак индивидуаль пенсия коэффициенты (ИПК) җыярга кирәк.

Тагын өченче мөмкинлек бар – срок белән түләү. Ул мөстәкыйль рәвештә (өстәмә взнослар) туплаган яки ана капиталын туплауга юнәлткән кешеләргә генә бирелә. Мондый түләү вакытын кеше үзе сайлый, ләкин ул 10 елдан (120 ай) кыскарак була алмый.

Татарстан буенча СФР бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин билгеләп үткәнчә, республикада яшәүчеләрнең күбесе бер мәртәбә бирелә торган түләү сорап мөрәҗәгать итә. Гадәттә бу тупланмаларны формалаштыру стажы зур булмаган кешеләр, шуңа күрә йомгаклау суммасы зур түгел – аны тулысынча бер тапкыр бирәләр. Закон буенча, уңай карардан соң акчаны ике ай эчендә күчерәләр.

Пенсия тупланмалары берничә категория гражданнарда була:

• 1953-1966 елгы ир-тлар һәм 1957-1966 елгы хатын-кызлар – алар өчен эш бирүче 2002-2004 елларда взнослар түләгән;
• 1967 елда туган һәм аннан яшьрәк гражданнар – алар өчен 2002-2013 елларда взнослар күчергәннәр (соңрак тупланмалар инвестицияләнә генә);
• ирекле рәвештә өстәмә взнослар түләүчеләр;
• тупланма пенсиягә ана капиталын юнәлткән аналарга.

Тупланмаларны алу өчен гариза бирергә кирәк. Моны «Госуслуги» порталы аша, социаль фондның теләсә кайсы клиент хезмәтендә яки МФЦда эшләргә мөмкин. Әгәр сезнең тупланмаларыгыз дәүләтнеке булмаган пенсия фондында булса, нәкъ менә шунда мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Үз тупланмаларыгызның төгәл күләмен һәм иминиятләштерүчегезнең исемен (Социаль фонд яки НПФ) шәхси шәхси счеттан өземтәдә ачыкларга мөмкин.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев