Болгар яңалыклары

"Яңа тормыш" газетасы - Спас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

2025 елда Татарстанда милли проектлар буенча 500гә якын объект төзелде һәм яңартылды

Республикада федераль программаларны гамәлгә ашыруга 46,4 миллиард сум акча юнәлдерелде.

2025 елда Татарстан 12 милли проектны гамәлгә ашыруда актив катнашты. Бер ел эчендә бу максатларга 46,4 миллиард сум юнәлдерелгән. Нәтиҗәдә республикада тормышның төрле өлкәләрендәге 468 объектны төзү, капиталь ремонтлау һәм модернизацияләү төгәлләнде. Бу хакта ТР Икътисад министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр итте.

Шактый акчалар социаль өлкәгә юнәлдерелде. «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында 2 яңа мәктәп төзеделәр һәм 10 мәктәпне ремонтладылар, көллият һәм студентлар тулай торагын яңарттылар. Шулай ук Яр Чаллыда 2 яңа балалар бакчасы барлыкка килде, ә Казанда тагын 2 мәктәпкәчә учреждение ремонтланды.

Сәламәтлек саклау да җитди үсеш алды. «Озак һәм актив тормыш» милли проекты буенча республикада 189 медицина объекты төзелде һәм ремонтланды. Өлкән буынга ярдәм итү өчен «Гаилә» илкүләм проекты буенча картлар һәм инвалидлар өчен яңа интернат-йорт төзеделәр.

Инфраструктура һәм экология өлкәсендә зур эш башкарылды. «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча 51 иҗтимагый киңлек төзекләндерелгән, 47 коммуналь челтәр объекты модернизацияләнгән, 102 юл объекты төзелгән һәм ремонтланган. «Экология» милли проекты кысаларында Казанда ләм кырларын рекультивацияләүне һәм Мәләкәс елгасы үзәнен чистартуны төгәлләделәр.

Мәдәният һәм туризм шулай ук игътибарсыз калмады. 8 мәдәният объекты модернизацияләнде, Болгар үзәгенең туристлык коды һәм музей-тыюлык төзекләндерелде. Моннан тыш, «Кадрлар» илкүләм проекты буенча 49 мәшгульлек үзәген ремонтлаганнар.

Республиканың технологик лидерлык илкүләм проектларында катнашуы аерым юнәлеш булды. Татарстан предприятиеләре космос, пилотсыз авиация системалары, яңа материаллар һәм башка алдынгы технологияләр өлкәсендәге проектларга 6 миллион сумнан артык федераль акча җәлеп итте.

Дәүләт контрактлары буенча барлык эшләр 2025 ел ахырына кадәр билгеләнгән вакытка төгәлләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев