2025 елда Татарстанда ике меңнән артык ана ташламалы пенсиягә хокук алган
Өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләгән хатын-кызлар лаеклы ялга берничә елга иртәрәк чыга ала.
Татарстанда ике меңнән артык күп балалы ана узган ел нәтиҗәләре буенча иминият пенсиясенә вакытыннан алда чыгу хокукыннан файдаланган. Бу мөмкинлек өч һәм аннан да күбрәк бала тапкан яки уллыкка алган һәм аларның һәркайсын ким дигәндә сигез яшькә кадәр тәрбияләгән хатын-кызлар өчен каралган.
Россия Социаль фондының республика буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин аңлатканча, пенсиягә чыгу яше балалар санына карап кими. Әйтик, биш һәм аннан да күбрәк бала аналары 50 яшьтән түләү хокукы ала. Дүрт бала тәрбияләгән хатын-кызлар 56 яшьтә, ә өч бала аналары 57 яшьтә пенсия рәсмиләштерә ала.
Агымдагы, 2026 елда, мондый пенсия билгеләү өчен кимендә 15 ел иминият стажы һәм 30 индивидуаль пенсия коэффициенты яки балл туплау таләп ителә. Бу баллар, шул исәптән, балаларны карау чорларына исәпләнә: беренче бала өчен — 1,8, икенче бала өчен — 3,6, өченче һәм дүртенче бала өчен — 5,4әр балл.
Быелдан башлап иминият стажына балалар карауның барлык чорлары да кертеләчәк, бу биш һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр өчен аеруча мөһим. Бу пенсия түләүләренең ахыргы күләмен арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Тәрбиягә багышланган вакытка кадәр яки аннан соң рәсми эш чоры булу мәҗбүри шарт булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев