14 яшьтән 35 яшькә кадәрге Татарстан яшьләре Екатеринбургтагы яшьләр фестивалендә катнаша ала
Республика делегациясенә эләгү өчен гаризалар 30 апрельгә кадәр кабул ителә.
Екатеринбургта сентябрьдә зур халыкара вакыйга – яшьләр фестивале булырга тиеш. 11-17 сентябрьдә узачак чарага оештыручылар 190 илдән 10 мең кунак көтә. Алар арасында – яшь лидерлар, галимнәр, спортчылар, иҗади кешеләр һәм волонтерлар. Безнең республика 189 кешедән торган үз делегациясен җибәрәчәк. Аның составына республиканың 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләре эләгергә мөмкин. Төп шарт – 30 апрельгә кадәр катнашу өчен гариза бирергә өлгерү.
Фестиваль программасында – лекцияләр, экспертлар белән әңгәмәләр, уртак проектлар һәм төрле халыкларның мәдәнияте белән танышу. Бу күңел ачу чарасы гына түгел, ә тәҗрибә уртаклашу һәм фикердәшләр эзләү өчен эш мәйданчыгы булачак.
ТР Яшьләр министрлыгы башлыгы Азат Кадыйров сүзләренчә, мондый вакыйгалар яшьләргә үзләрен дөнья мәйданында күрсәтергә һәм глобаль бергәлекнең бер өлеше булырга ярдәм итә. Аның сүзләренчә, актив һәм креатив егетләрнең читтә калмавы, ә бу мөмкинлекләрне үз үсеше өчен куллана алуы Татарстан өчен зур әһәмияткә ия.
«Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган фестиваль Бөтендөнья яшьләр фестивале традицияләрен дәвам итә. Халыкара проектта катнашуның барлык нечкәлекләрен фестивальнең рәсми сайтында табарга мөмкин. Шунда ук фестивальдә катнашырга теләүчеләр гариза тутыра ала.
Фото: оештыручылар сайты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев