130 меңнән артык өлкән яшьтәге Татарстан пенсионеры икеләтә күләмдә пенсия ала
Бернинди гариза язарга кирәкми — социаль Фонд белгечләре яңадан исәпләүне автомат рәвештә эшли.
Татарстанда 80 яшьлек юбилеен билгеләп үткән 130 меңнән артык кеше икеләтә пенсия ала. Картлык буенча иминият пенсиясен алучыларның барысына да шундый өстәмә түләү билгеләнә.
Кешегә 80 яшь тулу белән аның пенсиясенең беркетелгән өлеше автомат рәвештә нәкъ ике тапкырга арта. 2026 елда теркәлгән база түләү 9584 сум 69 тиен тәшкил итә. Ә менә олы яшькә җиткәч, ул аена 19 169 сум 38 тиенгә кадәр күтәрелә.
Иң яхшысы – пенсионерларга беркая да барырга һәм гариза язарга кирәкми. Социаль Фондның Татарстан Республикасы буенча бүлеге хезмәткәрләре яңадан исәпләүне үзләре, гаризасыз тәртиптә башкаралар. Югары күләмдәге пенсия туган көннән исәпләнә башлый, ә счетка акча юбилейдан соң киләсе айда ук килә.
Татарстан буенча СФР бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин моны гади мисалда аңлатты:
"Яңа, арттырылган күләмдә пенсия кешегә 80 яшь тулганнан соң киләсе айда килә. Әйтик, туган көне майда булса, димәк, июньдә пенсионер өстәмә түләү белән акча алачак. Ә алга таба югары күләмдә түләү һәр ай саен гадәти срокларда күчереләчәк".
Искәрмәләр турында да белү мөһим. Икеләтә арту социаль пенсия яки туендыручысын югалту буенча пенсия алучыларга кагылмый. Шулай ук беренче төркем инвалид пенсионерларга өстәмә түләү каралмаган — аларга билгеләнгән түләү элек, инвалидлык буенча пенсия рәсмиләштергәндә үк арттырылган булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев