1 августтан Татарстанның эшләүче пенсионерлары пенсиягә өстәмә алачак
Акчалар автомат рәвештә исәпләнәчәк – гаризалар язарга һәм Соцфондка барырга кирәкми.
Августның беренче көненнән Татарстан Республикасы буенча Россия Социаль фонды бүлеге эшләвен дәвам итүчеләр өчен иминият пенсияләрен яңадан исәпләячәк. Исәпләп була торган иң зур сумма – аена 470,28 сум. Бу нәкъ өч пенсия коэффициенты.
Акча узган ел эш бирүчеләре иминият взнослары күчергән пенсионерларга тиеш. Яңадан исәпләү картлык һәм инвалидлык буенча пенсия алучыларга ясалачак. Шулай ук туендыручысын югалту буенча түләүләр дә артачак – әгәр аның счетына элекке исәпләүләрдә исәпкә алынмаган акчалар кергән булса.
Пенсиянең күпмегә артуы хезмәт хакына бәйле: кеше никадәр күбрәк алган булса, өстәмә дә шулкадәр югарырак була.
Иминият өлешеннән тыш, 1 августтан туплау түләүләре дә төзәтеләчәк – шул исәптән бергәләп финанслау программасында катнашучылар өчен сроклы пенсия түләве дә. Монда яңадан исәпләү узган ел туплауларның ничек инвестицияләнүен исәпкә алып башкарылачак.
Татарстан СФР бүлеге җитәкчесе Эдуард Вафин искәртте:
«Күпме коэффициент тупланганын "Дәүләт хезмәтләре"ндәге шәхси счеттан күчермә аша карарга була. Августта яңадан исәпләү гаризаларсыз башкарыла, шәхсән мөрәҗәгать итү кирәкми. Пенсияләр гадәти график буенча китереләчәк».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев