Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Мәгариф

Туган як табигатенең байлыгы турында

Район мәктәп-ләрендә узган атнада "Чисталык дәресе" үткәрелде. Экология культурасы һәм табигатьне саклау елы уңаеннан игълан ителгән акциядә безнең укучылар актив катнашалар. Акция кысаларында безнең район территориясендә уникаль табигый ландшафтны, су-сазлыкларны, үзенчәлекле үсемлекләр һәм хайваннар дөньясын саклау максатында, ТР Министрлар Кабинеты карары буенча 2001 елда оештырылган, региональ әһәмияткә ия булган комплекслы...

Район мәктәп-ләрендә узган атнада "Чисталык дәресе" үткәрелде. Экология культурасы һәм табигатьне саклау елы уңаеннан игълан ителгән акциядә безнең укучылар актив катнашалар.
Акция кысаларында безнең район территориясендә уникаль табигый ландшафтны, су-сазлыкларны, үзенчәлекле үсемлекләр һәм хайваннар дөньясын саклау максатында, ТР Министрлар Кабинеты карары буенча 2001 елда оештырылган, региональ әһәмияткә ия булган комплекслы профильле "Спас" Дәүләт табигый заказнигының әйдәп баручы белгече Любовь Мурзак "Чисталык дәресен" беренче шәһәр мәктәбенең өченче класс укучылары белән үткәрде. Аның барышында балалар заказникның эшчәнлеге, аның уникаль дөньясы, флорасы һәм фаунасы турында фильм карадылар.
* * *
Аграмак мәктәбенең барлык классларында экология темасына багышланган дәресләр үтте.
Укытучылар балаларга туган як табигатен сакларга кирәклеге турында сөйләделәр.
1 класстан алып 4 класс укучылары Идел-Кама тыюлыгы буенча читтән торып экскурсия ясадылар. Укытучы Светлана Ферапонтова саклана торган территориядәге үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы, урманда үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләде. Укучылар бу темага табышмаклар чиштеләр, шигырьләр укыдылар.
Ә укытучы Илсөяр Сафина 5-9 класс укучылары өчен "Чисталык дәресе" үткәрде. Алган белемнәрен укучылар викторина барышында ныгыттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев