Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Төрле конкурсларда җиңеп чыгалар

Жәйге капиталь ремонттан соң шәһәрнең 1нче урта мәктәбе танымаслык булып үзгәргән. Үткән атнада мәктәптә оештырылган "Милли клуб" презентациясе укучыларда да, укытучыларда да зур кызыксыну тудырды.

Шуңа күрә актлар залында халык күп иде. Мәктәптәге милли-мәдәни клуб шактый кызыклы эш алып бара. Клуб программасы мавыктыргыч, кызыклы һәм файдалы итеп төзелгән.
Иң беренче максат, әлбәттә, укучыларга туган телебезның матурлыгын, байлыгын аңлату һәм ул төрле кызыклы чаралар аша җиткерелә. Мәсәлән, бу көнне укучылар актлар залы сәхнәсендә "Аулак өй" күренешен күрсәттеләр. Җырлы-биюле бу уенда кызлар да, малайлар да үз рольләрен бик оста башкардылар. Хәтта кунаклар алдында да каушап калмадылар, җырладылар, биеделәр.
Татар теле укытучысы Гөлүсә Якуп кызы Минсафина мәктәптә татар телен укыту, милли клуб эшенең максатлары турында сөйләде. Биредә сәләтле балалар һәм ата-аналар белән эшләүгә аеруча зур игътибар бирелә. Мәктәп укучылары татар теле буенча район һәм республика күләмендә үткәрелгән төрле конкурсларда актив катнашалар һәм призлы урыннарны алалар. Әлбәттә, укучылар күрсәткән яхшы нәтиҗәләр укытучыларның туган телебезне үтемле алымнар белән укытулары, үз фәннәренә мәхәббәт тәрбияләү өчен төрле чаралардан файдаланулары турында сөйли. Мәктәптә үз эшләрен яратып башкаручы тәҗрибәле татар теле укытучылары арасында яшьләр дә бар. Татар теле укытучылары Г.Минсафина, Ә.Хәйруллина, Р.Хәбибуллина, Ф.Хәсәнова, Р.Хәмидуллин, А.Хәмитовалар көчле коллектив булып, бер максат белән эшлиләр.
Мәктәп музее да күңелле тәэсир калдырды. Килеп керүгә элеккеге татар халкы тормышын чагылдырган өй эченә күз төшә. Борынгы сөлгеләрне, кулдан сугылган келәмнәрне, аяк киемнәрен, савыт-сабаларны зур кызыксыну белән карыйсың. Укучы-экскурсоводлар ана телендә музейның һәр бүлеге белән таныштырып чыктылар.
Үткәрелгән чараларның барысы да татар телен үстерүгә, телебезнең байлыгын аңларга ярдәм итә. Укытучыларга кыен, әмма бик кирәкле эшләрендә иҗади уңышлар юлдаш булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев