Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Спас районыннан педагог "Мактаулы остаз" медаленә лаек булды

Бүләкне республиканың мәгариф министры Илсур Һадиуллин тапшырды.

Якташыбыз, КФУның ИПО фәнни-белем бирү үзәге җитәкчесе, педагогика фәннәре докторы, профессор Әнвәр Хуҗиәхмәтов "Мактаулы остаз" алтын медаленә лаек булды. Бүләкләү тантанасы Казанда узды. Бүләкне республиканың мәгариф министры Илсур Һадиуллин тапшырды.

Әнвәр Нуриәхмәт улының педагогик стажы 48 елга якын тәшкил итә. Хезмәт юлын ул сигезьеллык мәктәптә тарих укытучысы булып башлый, аннары директор, мәгариф министрлгыныда бүлек башлыгы, КФУ кафедра мөдире булып эшли.

Ул Атказанган фән эшлеклесе, РФ һәм ТР атказанган мәктәп укытучысы, Каюм Насыйри, Муса Җәлил, Дамир Сираҗиев исемендәге республика премияләре лауреаты, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнгән. 453 эш, 16 монография, мәктәп һәм югары уку йортлары өчен утыздан артык дәреслек һәм пособиеләр бастырган.

Аның студентлары арасында фәннәр кандидаты һәм докторлары исемен алучылар шактый.

Якташыбызны югары бүләк белән котлыйбыз! Без Әнвәр Нуриәхмәтовичка нык сәламәтлек, остазлык һәм фәнни эшчәнлектә яңа уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев