Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Робот белән кызыксыналар

"Регата" балалар техник ижат станциясе базасында робот белән кызыксынучы укучылар арасында ярышлар үткәрелде. Анда шәһәрдәге 1нче урта, Кузнечиха һәм Танкеевка мәктәпләре командалары катнашты. Укучылар әлеге могҗиза-машиналарның мөмкинлекләрен күрсәтү белән бергә ярыш программасы буенча каралган төрле биремнәрне дә үтәделәр. Мәсәлән, "Түгәрәк эченнән хәрәкәт итү" һәм "Түгәрәктән этеп чыгар" номинацияләрендә шәһәр мәктәбе...

"Регата" балалар техник ижат станциясе базасында робот белән кызыксынучы укучылар арасында ярышлар үткәрелде.
Анда шәһәрдәге 1нче урта, Кузнечиха һәм Танкеевка мәктәпләре командалары катнашты. Укучылар әлеге могҗиза-машиналарның мөмкинлекләрен күрсәтү белән бергә ярыш программасы буенча каралган төрле биремнәрне дә үтәделәр. Мәсәлән, "Түгәрәк эченнән хәрәкәт итү" һәм "Түгәрәктән этеп чыгар" номинацияләрендә шәһәр мәктәбе командасы җиңде.
Гомуми нәтиҗәләр буенча да әлеге команда беренче урынга чыкты. Икенче һәм өченче урыннар Кузнечиха һәм Танкеевка укучыларына бирелде. Ярышларда катнашучыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс