Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Һәркем белән уртак тел таба

Башлангыч класслар укытучысы Елена Беляева санаторий мәктәп-интернатында ундүрт ел эшли. Бу вакыт эчендә ул бай практик һәм теоретик тәҗрибә туплаган, һәр укучының үзенчәлекләрен өйрәнгән, шуңа күрә укыту процессын да тиешенчә итеп оештыра. Елена Юрьевна үз эшендә төрле укыту ысулларын уңышлы куллана, балаларны парлап, төркемләп, коллектив белән эшләргә өйрәтә. Елена Юрьевна...

Башлангыч класслар укытучысы Елена Беляева санаторий мәктәп-интернатында ундүрт ел эшли. Бу вакыт эчендә ул бай практик һәм теоретик тәҗрибә туплаган, һәр укучының үзенчәлекләрен өйрәнгән, шуңа күрә укыту процессын да тиешенчә итеп оештыра. Елена Юрьевна үз эшендә төрле укыту ысулларын уңышлы куллана, балаларны парлап, төркемләп, коллектив белән эшләргә өйрәтә.

Реклама

Елена Юрьевна сәламәтлек саклаучы технологияләрне дә үзләштереп, аларны белем бирү процессында куллана. Озак вакытлы дәвалау таләп иткән балалар өчен бу аеруча мөһим. Укучыларның иҗади сәләтләрен уятуга, аларның сөйләм телен, интеллектын, фикерләвен үстерүгә ул зур игътибар бирә. Аның укучылары фәннәр буенча мәктәп олимпиадаларында призлы урыннар алалар, даими рәвештә район чараларында катнашалар.

Елена Юрьевна "Ел укытучысы - 2009" район конкурсында абсолют җиңүче булды, "Заманча класс җитәкчесе" Бөтенроссия конкурсының дипломы белән билгеләп үтелгән. Бу аның һөнәри осталыгына тагын бер дәлил булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X