Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Планетабыз турында кайгыртыйк

Күптән түгел билгеләп үтелгән Халыкара җирнең озон катламын саклау уңаеннан шәһәрдәге 1 нче урта мәктәпнең җиденче класс укучылары өчен чисталыкны саклау дәресе үткәрелде. Дәрестә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе белгече Сергей Юданов катнашты. Ул укучыларга "Татарстан экологиясе", "Татарстан Республикасы туфрагының Кызыл китабы", "Куйбышев сусаклагычы" кебек...

Күптән түгел билгеләп үтелгән Халыкара җирнең озон катламын саклау уңаеннан шәһәрдәге 1 нче урта мәктәпнең җиденче класс укучылары өчен чисталыкны саклау дәресе үткәрелде.
Дәрестә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе белгече Сергей Юданов катнашты. Ул укучыларга "Татарстан экологиясе", "Татарстан Республикасы туфрагының Кызыл китабы", "Куйбышев сусаклагычы" кебек төсле рәсемле китап һәм журналлар бүләк итте. Әлеге басмаларның кайберләрендә безнең район турында да телгә алына.
Укучылар биология укытучысы Наталья Авдеева җитәкчелегендә экология юнәлешендә башкарган эшләре турында сөйләделәр.
"Спас" дәүләт табигать заказнигы белгече Любовь Мурзак кадетлар мәктәп-интернатында чисталык дәресе уздырды.
Дәрес барышында Җирнең озон калтамын саклау, республика экологиясендә табигатьнең роле турындагы мәсьәләләр тикшерелде. Соңыннан укучылар "Россия чикләре буйлап" фильмын карадылар.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X