Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

«Минем әтиемә охшыйсым килә...»

Ватанны саклаучылар көне алдыннан 1нче урта мәктәпнең икенче класс укучыларына туганнарының, якыннарының кайда хезмәт итүләре турында язып килергә куштылар.

Укытучы Татьяна Смирнова сүзләренә караганда, укучылар бу эшкә кызыксынып алыналар. Антон Рачков, мәсәлән, болай дип яза: "Минем абыем Евгений Шипунов флотта "Адмирал Кузнецов" авыр авианесущий крейсерда хезмәт итте. Бу корабль бик зур, аның озынлыгы гына да 300 метр. Корабльдә хәрби самолетларга кадәр бар. Корабль ачык диңгезгә чыга. Үз хезмәте турында абыем бик күп сөйләмәде, чөнки ул хәрби сер итеп саклана".
Кайбер балалар әтиләре турында сөйләгәннәр. Мәсәлән, Анатолий Елистратов үзенең әтисе Андрей Владимирович турында язган. Ул кайнар ноктада, Грузия- Абхазия конфликты барган җирләрдә, тынычлыкны саклаучы көчләр составында хезмәт итә. Әтием командование белән гаскәрләр арасындагы элемтәне тәэмин итә. «Минем сержант әтиемә охшыйсым, Россия армиясендә хезмәт итәсем килә", - дип тәмамлаган ул үз иншасын.
Бу бирем барышында һәр укучы үзенең якыннары турында күбрәк белә алган. Максим Семеновның әтисе Хабаровск краенда чик буенда хезмәт иткән. Владислав Калюшинның абыйсы - пехота гаскәрләрендә. Розалия Пирогова үзенең ике абыйсы турында яза: Нияз Самара өлкәсендә махсус отрядта разведка саперы булган, ә Раил Саратов өлкәсендә машиналарны эксплуатацияләү буенча бүлек командиры булып хезмәт итә.
Укучылар шулай ук фоторәсемнәр дә алып килгәннәр. Иншалар белән бергә аларны "Ватанны саклаучыларга дан!" дигән стена газетасына урнаштырдылар. Газета кызыклы килеп чыкты һәм хәтта башка класс укучыларының да игътибарын җәлеп итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гаскәр