Милли мәгариф үсешенә без дә өлеш керттек
Мәгариф

Милли мәгариф үсешенә без дә өлеш керттек

2023 ел Россиядә “Укытучы һәм остаз елы” дип игълан ителде. Кулга каләм алырга тагын форсат чыкты.

1981 елның 15 августы. Алдымда ике катлы, ак кирпечтән төзелгән мәһабәт бина. Яңа Рәҗәп урта мәктәбе. Мин педагогик хезмәт юлымны нәкъ менә шушы мәктәптә башладым һәм анда берөзлексез, лаеклы ялга чыкканчы, эшләдем. Татар теле һәм әдәбияты, тарих, хәтта физкультура (кызлар өчен) дәресләре дә укытырга туры килде.

1983 елдан тәрбия эшләре буенча, 1988 елдан укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, 1995 елдан директор вазифаларын үтәдем. Административ эшчәнлек 25 ел тәшкил итә. Язмыш кушуы булгандыр инде, мәктәптә иң озак еллар мин директор булып тордым (18 ел).

Минем төп таянычым укучылар, укытучылар, техник хезмәткәрләр, әти-әниләр, җәмәгатьчелек булды. Мәктәп белән идарә итү тирән белем, югары профессиональлек, психологик яктан чарланганлык таләп итте. Хезмәт тәрбиясе һәм укучыларга һөнәри юнәлеш бирү, хәрби-патриотик һәм гуманитар өлкәләр аеруча уңышлы тормышка ашырылды.

Заман белән бергә, белем һәм тәрбия бирү процессы нык үзгәрде, таләпләр артты. Яңа технологияләр, компьютерлаштыру укыту-тәрбия эшен камилләштерде. Чәчәкле мәктәбе шуларны тормышка ашырып, эшен лаеклы рәвештә дәвам итте.

Программа буенча каралган фәннәрдән бары тик махсус белемле укытучылар гына укытты. Мәктәптә категориягә ия булмаган бер генә педагог та калмады. Укучыларның югары һәм махсус урта уку йортларына керү дәрәҗәсе үсте. Эшләү дәверендә бәхетсезлек очракларының булмавы да бик куанычлы. Безнең һәм әти-әниләрнең зур сөенече: укучылар арасында хокук тәртибен бозучылар, тәмәке, спиртлы эчемлекләр кулланучылар булмады.

Мөгаен, республика җитәкчелегенең алдан күрүчәнлегедер, 2010 елны Татарстанда “Укытучы елы” буларак билгеләп үттеләр. Нәтиҗәләребезне барлап, шул елның 19 мартында район күләмендә “Укытучылар һәм сыйныф җитәкчеләренең осталыгын камилләштерүдә буыннар бәйләнешенең роле” дигән семинар уздырдык.

Яңа бинада 28 ел урта мәктәп, 8 ел төп мәктәп, 6 ел башлангыч мәктәп булу чорында күпме укучыларыбыз аны тәмамлап, олы тормыш юлына аяк баскан. Хәзер кемнәр генә юк алар арасында!

Укытучы эшенә иң зур бәя – аның укучылары. Укучылары чын кеше булып җитешсә, тормышта үз юлын тапса, укытучы өчен моннан да зуррак шатлык юк. Димәк, ул үзенең максатына ирешкән.

Сүз башы бит әле Шүрәле дигәндәй, укытучы-тәрбияче һөнәрен үзләштереп, район һәм республикабыз мәктәп-бакчаларында эшләүчеләребез дә байтак икән бит.

Бигрәк тә башлангыч сыйныф, татар теле һәм әдәбияты юнәлешен үз итүчеләр күп. Юкка гына районның элекке мәгариф бүлеге мөдире Любовь Молчанова: “Чәчәкле мәктәбе – татар теле укытучылары хәзерләүче мәктәп”, димәгәндер. Бу – безнең хезмәтебезгә бирелгән бик зур бәя.

Укытучы фән нигезләрен генә өйрәтеп калмыйча, үз һөнәренә, фәненә дә мәхәббәт тәрбияли.

Милли мәгариф үсешенә безнең укучыларыбыз да зур өлеш кертә. Менә аларның кайберләре: Рамилә Сәхәбетдинова, Әлфия Насыйбуллина, Флюра Минзина, Энҗе Хәйдарова, Гөлнур Шаһиәхмәтова, Илсөяр Кәримул-лина, Рузалия Фәйзиева, Айсылу Галимова, Гөлнара Галиуллина, Сөмбел Сабирова, Ләйсән Фәйзиева, Алсу Әхмәткәбирова, Инзилә Минсабирова, Ләйсән Гыйльметдинова, Ләйсән Гатауллина, Гөлназ Мостафина, Равилә Фәйзиева, Алсу Гатауллина, Энҗе Сафина, Фәния Минсадыйкова, Гүзәл Сафина, Гөлназ Фәйзиева, Гөлүсә Сабирова, Алсу Хафизова һәм башкалар. Мәктәп-бакчаларның ябылуы сәбәпле, кайбер укытучы-тәрбиячеләр башка өлкәләрдә эшли башлады. (Искәрмә. Исем-фамилияләр мәктәп чорындагыча бирелә. Кемдер үзен исемлектә тапмаса, алдан ук гафу үтенәм, чөнки махсус төшереп калдырылмаган).

Ни кызганыч, ике катлы ак бинада хәзер тынлык. Дәрескә дәшеп кыңгырау да чыңламый, укытучыларның таләпчән тавышы да, балаларның шат авазлары да яңгырамый. Бик моңсу. Ләкин илебез, республикабыз, районыбызның мәктәп-бакчаларында элекке укучыларыбыз безнең эшне лаеклы дәвам итә, матур нәтиҗәләргә ирешә. Шуны күреп, язгы шифалы яңгыр яугандай, күңелләребез рухи канәгатьлек, горурлык хисләре кичерә.

Хәзерге укытучы-тәрбиячеләр, эшләрегез уң булсын! Игелекле һөнәребезгә тап төшермичә, буыннар чылбырын нык һәм бәрәкәтле итик. Сезнең кулда – балалар язмышы, ә алар – илебезнең киләчәге.

Миңа килсәк, мин – бик бәхетле укытучы. Күпме еллар узса да, балкып торган рәхмәтле йөзләре белән: ”Ни хәлләрең бар, апа?!” диюче укучыларым булу белән чиксез горурланам.

Балачак хыялымны тормыш-ка ашыруда ярдәм иткән әти-әниемә, Спас районы Ямбакты мәктәбе укытучыларына, Казан дәүләт педагогия институтының тарих-филология факультеты, татар-рус бүлеге мөгаллимнәренә олы рәхмәтемне белдерәм.

“Укытучы һәм остаз” елы уңаеннан бергә эшләгән коллегаларымны һәм Спас районының барлык укытучыларын чын күңелдән тәбрик итәм.

Флера Хәсәпова,

Чәчәкле мәктәбенең элеккеге директоры.


Нет комментариев