Кыңгыраулар чыңы, бу хушлашу җыры...
Тантаналы һәм шул ук вакытта күңелне моңсуландыра торган бу көнне кайсы гына укучы көтеп алмый икән! Узган ялларда тугызынчы һәм унберенче классларны тәмамлаучылар өчен яңа мөстәкыйль тормыш башлануын белдереп соңгы кыңгырау чыңлады.
Тантаналы һәм шул ук вакытта күңелне моңсуландыра торган бу көнне кайсы гына укучы көтеп алмый икән! Узган ялларда тугызынчы һәм унберенче классларны тәмамлаучылар өчен яңа мөстәкыйль тормыш башлануын белдереп соңгы кыңгырау чыңлады.
Бу уңайдан районның барлык мәктәпләрендә зур бәйрәм булды. Болгардагы 2 урта мәктәптә тантаналы линейка директор Людмила Борюшкинаның котлау сүзләре белән башланып китте:
–Бәйрәмне зур һәм дус гаилә белән бергә җыелып каршылыйбыз, – диде ул. – Мәктәпне тәмамлаучылар өчен олы тормышның яңа этабы башлана. Сезнең барыгызга да зурдан-зур уңышлар насыйп булсын иде! Хәерле юл сезгә, егетләр һәм кызлар!
Мәктәпне тәмамлаучыларга шулай ук шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Алеквтина Костинва һәм мәгариф бүлеге җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Елена Солодянкина изге теләкләрен җиткерделәр. Алар укучыларны уку елы тәмамлануы белән котлады һәм олы тормыш юлында яңадан-яңа үрләрне яулауларын теләделәр.
Төрле дәрәҗәдәге конкурсларда катнашкан активистларга дипломнар тапшырдылар, ә инде уку алдынгыларына Мактау грамоталары белән бүләкләделәр.
Җавап сүзендә егетләр һәм кызлар педагогларга, үзләренең остазларына рәхмәт әйттеләр, аларга багышлап җырлар башкардылар, шигырьләр укыдылар, күңелләрне җилкетерлек вальс биеп күрсәттеләр. Чара азагында күптән көтелгән соңгы кыңгырау чыңлады. Мәктәпне тәмамлаучылар зәңгәр күккә һава шарлары һәм олы тормышка аяк басканда хыялларның чынга ашуын теләп күгәрченнәр очырдылар. Ак юл сезгә, егетләр һәм кызлар!
Сүз уңаеннан! Быел Болгардагы һәм Спас районындагы мәктәпләрне 280 укучы тәмамлый. Шуның 75е – унберенчене класслар, 207се – тугызынчы класслар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев