Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Кошлар — безнең дусларыбыз

"Сыерчыклар килде" - коррекция мәктәп-интернатында күптән түгел әнә шундый чара уздырылды.

Бу көнне балалар янына "Спас" дәүләт табигать заказнигы вәкилләре кунакка килде. Заказник директоры Евгений Костин кошларның безгә нинди файда китерүләре, безнең якларда аеруча күбрәк очраучы канатлы дусларыбыз турында сөйләде. Кошлар да кеше ярдәменә мохтаҗ, дип ассызыклап үтте ул үзенең чыгышында. Заказник белгече Любовь Мурзак укучылар белән "Син кошларны беләсеңме?" дигән мавыктыргыч викторина үткәрде. Җиңүчеләргә кошлар тормышы турында сөйләүче матур буклетлар тапшырылды.
Балалар кошлар турында җырлар җырладылар, табышмакларга җаваплар әйттеләр. Биология укытучысы Марина Гусева белән бергәләп алар бу бәйрәмгә алдан ук әзерләнде. Бәйрәм азагында 7-9 сыйныф укучылары ясаган сыерчык ояларын агачларга беркеттеләр. Бу көнне һәркемнең күңеле күтәренке булды.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев