Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Күңел җылысын – балаларга

Безнең Иске Рәҗәп гомуми урта белем бирү мәктәбенең укытучылар коллективы укучыларның белемен камилләштерү, сәламәтлеген ныгыту, тормышка әзерлекле кешеләр итеп чыгаруда зур тырышлык куялар. Моның өчен мәктәптә бөтен мөмкинлекләр бар.

Авылыбызда заман таләпләренә җавап бирүче яңа мәктәп эшли. Класслар интерактив такталар, телевизорлар, аудиоаппаратура белән тәэмин ителгән. Хезмәт мәктәбе үтү өчен бәрәңге җире, яшелчә бакчалары, терлекләр өчен мини-фермасы бар.
Укыту һәм тәрбия процессы ил, республика традицияләрен, милли- региональ үзенчәлекләрне исәпкә алып оештырыла һәм ул бербөтен белем бирү процессын тәшкил итә. Укучыларны төрле иҗади эшчәнлеккә тарту, аларны рухи һәм физик яктан үстерү, балаларның буш вакытларын файдалы итеп оештыру, кыскасы, укыту-тәрбия эшен камилләштерү буенча күпкырлы эш алып барыла. Мондый эшчәнлек укытучылар коллективына балаларның сәләтен, мөстәкыйльлеген үстерүгә, аларга төпле белем бирергә ярдәм итә.
Ата-аналар, укытучы, мәктәп һәм җәмәгатьчелек тәрбия эшен бергәләп, бердәм максатларга юнәлтеп алып барганда гына көтелгән нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. Авылыбыз укытучылары барлык укучыларның гаилә шартларын яхшы белә. Бу исә ата-аналар белән тәрбия эшенең нәтиҗәле оештырылуын күрсәтә.
Мәктәбебездә хезмәт тәрбиясе бирү белән беррәттән, яшь буында әхлакый, эстетик сыйфатлар, патриотизм, һәрьяктан камил шәхес тәрбияләү проблемалары да хәл ителә.
Шушы көннәрдә үткән ата-аналар җыелышында мәктәп директоры Әнисә Булатова, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Мәдинә Җамалиева, педагог-оештыручы Роза Вилданова уку-укыту һәм төрле юнәлештә тәрбия бирү турында сөйләделәр.
Соңгы елларда укучыларның мәктәптә белем алуда ирешкән уңышлары яңача бәяләү формасы - төп һәм бердәм дәүләт имтиханы белән тикшерелә. Җыелышта бу имтиханнарның максатларын, кагыйдәләрен укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Илнур Фәйзиев аңлатты.
Кыскасы, мәктәбебезнең укытучылар коллективы яңа шартларда яшәргә, эшләргә сәләтле шәхес тәрбияләү өчен бөтен тырышлыгын куеп эшли. "Гыйлемгә тотынган югалмас", - ди халкыбыз. Безнең мөгаллимнәребез, укыту һәм тәрбия эшендә үтемле алымнар кулланып, укучыларга тирән белем бирәләр.
Туган тел айлыгы кысаларында сөекле Тукаебызның " Театр яктылыкка, нурга илтә..." дигән сүзләрен искә алмыйча мөмкин түгел. Озак еллардан бирле традициягә кергән укытучыларыбызның сәхнәдә театр куюларын быел да авыл халкы бик зарыгып көтеп алды. Даими тамашачы буларак, аларның осталыгын, искиткеч талантлы булуларын күрми, әйтми мөмкин түгел. Әйе, укытучы - артист та ул! Без, авыл халкы, тормыш мәшәкатьләреннән арыну, ял итү өчен Фоат Садриевның "Җәмиләнең җенләнүе" комедиясен карарга килдек, һәм, дөрестән дә, бөтен җаныбыз-тәнебез белән сәхнә тормышына кереп китеп, сокланып, хозурланып утырдык.
Укытучы-артистларыбыз Флюра Гарәфетдинова, Мәдинә Җамалиева, Равил Шәфигуллин, Рузинә Хәмидуллина, Гөлназ һәм Илнур Фәйзиевләр, Рәсим Бадиков үз рольләрен зур осталык белән башкардылар. Куелган әсәрнең тәрбияви әһәмияте дә зур: бөтенесе тормыштан алынган, яхшысы-яманы да, мәхәббәт-нәфрәте дә, савабы-гөнаһы да.
Зал тулы халык - өлкәннәр дә, урта буын тамашачылар да, яшьләр дә ике сәгатьтән артык, дөньяларын онытып, көлеп утырдылар. Безгә күңел күтәренкелеге бүләк итүегез өчен сезгә зур рәхмәт. Алдагы тормышыгызда, эшегездә уңышлар, саулык-сәламәтлек телибез.
Флера Хәйретдинова, Иске Рәҗәп авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев