Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Каникуллар лагерьдә үтте

Көзге каникул вакытында 2нче мәктәптә балалар өчен мәктәп яны көндезге лагеры эшләде. Балалар лагерьга рәхәтләнеп йөрделәр. Урамда яңгыр, пычрак, ә лагерьда җылы һәм якты, күңелле булды. Иртәнге зарядка һәм тәмле аштан соң барысы да планлаштырылган эшкә керешәләр. Өлкән класста укучы вожатыйлар укучылар белән төрле уеннар, конкурслар үткәрделәр, биюләр өйрәнделәр, бәйрәмнәргә...

Көзге каникул вакытында 2нче мәктәптә балалар өчен мәктәп яны көндезге лагеры эшләде.
Балалар лагерьга рәхәтләнеп йөрделәр. Урамда яңгыр, пычрак, ә лагерьда җылы һәм якты, күңелле булды. Иртәнге зарядка һәм тәмле аштан соң барысы да планлаштырылган эшкә керешәләр. Өлкән класста укучы вожатыйлар укучылар белән төрле уеннар, конкурслар үткәрделәр, биюләр өйрәнделәр, бәйрәмнәргә әзерләнделәр, төрле әйберләр ясарга өйрәттеләр. Казаклар станицасына атлар карарга бару иң истә калган чараларның берсе булды.
Лагерьда җиде көн сизелмичә дә үтеп китте. Укучылар тагын да ныграк дуслаштылар, ә мәктәпкә яңа гына ияләшеп килгән беренче класс укучылары өчен бу аеруча мөмкин. Каникул вакытында балалары укытучылар кул астында ял иткәнлектән, ата-аналар да тыныч булды.
"Тәмәкене конфетка алыштырам!"
Болгар 1нче мәктәбе укучылары әнә шундый исемдәге чара оештырдылар.
Мәктәп балалар думасы әгъзалары акцияне үткәргән көнне бөтен кешене фойеда "Тәмәкегә "Юк!" дип әйт!" дип язылган плакатлар белән каршыладылар.
Өлкәннәргә һәм яшүсмерләргә тәмәкеләрен берничә конфетка алыштырырга тәкъдим ителде, кайберәүләр моңа ризалашты да.
Урамдагы кешеләргә дә укучыларга шундый ук сүзләр белән мөрәҗәгать итеп, "Без тартмыйбыз һәм сезгә дә киңәш итмибез!" дип искәрттеләр. Мондый чарадан соң кайберәүләр тәмәкенең организмга китергән зарары турында уйланырлар, бу зыянлы гадәттән арынырлар, дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев