Кадетлар сынатмады
Кадетлар мәктәп-интернат командасы “Россия патриотларын үстерәбез” республика фәнни-гамәли конференциясенең ярышлар блогы нәтиҗәләре буенча беренче дәрәҗә дипломга лаек булды.
Команда унберенче класста укучылардан төзелгән иде. Пневматик мылтыктан ату буенча шәхси беренчелектә Инэль Гыйбадуллин лауреат дипломын алды. Тикшерү эшләре өчен шундый ук дипломга Наил Алиев (җитәкчесе Гүзәл Кузовкина) лаек дип табылды. Викторинада катнашкан Олег Ильясов белән Роман Гилашвили да әйбәт нәтиҗә күрсәттеләр.
Бу конференциядә Өчкүл мәктәбенең 9 класс укучылары да катнашты. Алар арасыннан Дмитрий Шероновны билгеләп үтәсе килә. Ул армрестлинг буенча диплом алды. Альбина Столярова “Сугышның йөзе” дип исемләнгән тикшеренү эшләрендә (җитәкчесе Екатерина Гришина) өченче булды.
Конкурста катнашу өчен тапшырылган йөз эш арасыннан иң яхшы утыз эш сайлап алынды. Алар арасында безнең район вәкилләре дә бар. Конкурста катнашучыларның барысына да сертификатлар тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев