Тормыш иминлеге нигезләре фәне буенча укытучылар тәҗрибә уртаклаштылар.
Иске Рәҗәп мәктәбендә тормыш иминлеге фәне укытучыларының район семинары узды. Семинар кысаларында педагоглар тупланган тәҗрибәләрен уртаклаштылар.
Семинарда катнашучылар башта 8нче сыйныфта «Начар гадәтләрне профилактикалау» дигән темага ачык тормыш иминлеге нигезләре дәресендә булдылар. Иске Рәҗәп мәктәбенең тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Илназ Мәхмүтов 7-8нче сыйныфларда укучылар өчен табигать кочагында үз-үзеңне ничек саклау турында класстан тыш чара үткәрде.
Чара ахырында семинарга йомгак ясалды һәм укытучыларның уңай тәҗрибәсен үзләштерү, интернет челтәрендә урнаштырылган материалларны активрак файдалану турында карар кабул ителде.
Нет комментариев