Мәктәпне тәмамларга җыенучыларның барысы да диярлек 1 мартка кадәр тиешле гаризалар биреп, кайсы фәннәрдән ирекле рәвештә бердәм дәүләт имтиханнарын (математика һәм рус теленнән мәҗбүри имтиханнар) тапшырачакларын ачыкладылар.
Мәгариф бүлеге җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Людмила Рыбакова хәбәр итүенчә, быел урта мәктәпне 88 укучы тәмамларга җыена. Мәктәпне узган ел тәмамлаган дүрт...
Мәктәпне тәмамларга җыенучыларның барысы да диярлек 1 мартка кадәр тиешле гаризалар биреп, кайсы фәннәрдән ирекле рәвештә бердәм дәүләт имтиханнарын (математика һәм рус теленнән мәҗбүри имтиханнар) тапшырачакларын ачыкладылар.
Мәгариф бүлеге җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Людмила Рыбакова хәбәр итүенчә, быел урта мәктәпне 88 укучы тәмамларга җыена. Мәктәпне узган ел тәмамлаган дүрт кешегә дә имтиханнарны быел тапшырырга рөхсәт бирелде. Укучыларның күбесе имтиханнарны ирекле тапшыру өчен җәмгыять белемен сайлаган, тарих, биология фәннәреннән имтихан тотарга теләүчеләр дә юк түгел, физиканы сайлаучылар да бар.
БДИның төп чорга расписаниесе расланган: рус теленнән - 29 майда, математикадан 5 июньдә тапшырырга туры киләчәк. Бу хакта, шулай ук имтиханнарны уздыру һәм апелляция бирү тәртибе, БДИ нәтиҗәләре белән танышу турында мәктәп ата-аналарга һәм укучыларга барысын да хәбәр итәргә тиеш. Әлеге максаттан чыгып, февральдә шәһәр мәктәпләрен тәмамлаучы 11 класс укучыларының әти-әниләре белән очрашу үткәрелде. Аларга тиешле киңәшләр һәм тәкъдимнәр бирелде. Моннан тыш, барлык мәктәпләрдә ата-аналар җыелышлары булды, әлеге темаларга багышланган стендлар әзерләнде.
Имтиханнарга килгәндә исә, Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы боерыгы буенча расланган тәртип нигезендә, БДИ үтәчәк пунктларның барысына да видеокүзәтү камералары урнаштырылачак. Кайберләре имтиханнарның ничек барышын онлайн режимында күрсәтеп торачак. Безнең имтихан уздыру пунктында аудиториядәге бөтен хәлләр оффлайн режимында яздырып барылачак. Язма имтихан материаллары белән бергә тапшырыла һәм ким дигәндә өч ай сакланырга тиеш. БДИ тапшыру турындагы таныклык белән бары тик электрон рәвештә генә танышырга мөмкин, әлеге мәгълүмат 4 ел гамәлдә булачак.
Мәктәпне тәмамлаучы имтихан тапшыру пунктына кергәндә паспортын күрсәтергә тиеш. Кергәндә һәр укучы тимер капка (металлоискатель) аша үтәргә тиеш. Чөнки, йомгаклау аттестациясе тапшырганда пунктта кәрәзле телефоннан файдаланырга, аны үзең белән алып керергә ярамый.
Тугызынчы классны тәмамлаучылар өчен йомгаклау аттестациясе төп дәүләт имтиханы рәвешендә (ОГЭ) үтәчәк. Республика мәктәпләрен тәмамлаучыларның барысы да 29 апрельдә татар теленнән бердәм республика тесты үтәчәкләр.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев