Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Имтихан тапшыру өчен инша язарга кирәк

2014-2015 нче уку елында Россия мәктәпләрендә чыгарылыш имтиханнарына кайбер үзгәрешләр кертеләчәк. Шуларның берсе - алдан сочинение язу. Чыгарылыш класс укучылары өчен яңа сынауның үзенчәлеге нидән гыйбарәт?

Мәгариф бүлеге җитәкчесенең укыту-методик эшләр буенча урынбасары Людмила Рыбакова сүзләренә караганда, сочинениене уңышлы язган кеше генә БДИны тапшыруга кертеләчәк. Чыгарылыш класс укучылары бу процедураны шушы елның 3 декабрендә үтәргә тиеш.
Сочинениене мәктәпне узган елларда тәмамлап урта белемгә ия булган кешеләр дә яза ала. Сочинение нәтиҗәләре югары уку йортына кабул ителгәндә исәпкә алыначак. Гаризаны укучы яки мәктәпне моңа кадәр тәмамлаучы кеше мәктәпкә язып тапшырырга тиеш. Унберенче класс укучылары йомгаклау сочинениесен үзләре укыган мәктәптә яза. Тикшергәннән соң эшләр мәгълүматларның бердәм базасына җибәреләчәк.
Йомгаклау сочинениесенең (изложение) нәтиҗәләре һәм бланклар нәтиҗәләре белән гариза тапшырганда югары уку йортлары да таныша алачак. Югары уку йортларына кергәндә имтиханның әлеге формасы исәпкә алынган очракта, сочинение абитуриентка өстәмә 10 балл китерергә мөмкин. Мәктәпне тәмамлаучы үз теләге буенча йомгаклау сочинениесен индивидуаль казаныш сыйфатында да тәкъдим итәргә мөмкин. Бу очракта югары уку йорты сочинениене мәгълүматлар базасыннан ала һәм мөстәкыйль рәвештә билге куя.
Йомгаклау сочинениесе нәтиҗәләре буенча "зачет" яки "незачет" куела. Әгәр укучы йомгаклау сочинениесе буенча канәгатьләнерлек нәтиҗәгә ирешми икән, бу очракта ул сочинениене өстәмә билгеләнгән вакытта яңадан яза ала. Ягъни, агымдагы елның февралендә һәм апрель-май айларында мондый мөмкинлек биреләчәк.
Сочинениеләрнең темасы ачыкланган һәм район мәктәпләренең барлык унберенче класс укучыларына җиткерелгән. Эшләрне язу өчен 235 минут вакыт каралган.
Ә менә физик мөмкинлекләре чикләнгән һәм инвалид балалар бу очракта нишләргә тиеш? Алар өчен йомгаклау изложениесе язу каралган. Тик моның өчен әүвәл тиешле документларны (медик-педагогик комиссия справкасын, инвалидлыкны раслаучы белешмә) тапшырырга кирәк.
БДИ тапшыруга кертелү процедурасы турында тиешле мәгълүматларны Россия Фән һәм мәгариф министрлыгының һәм шулай ук безнең районның мәгариф бүлеге рәсми сайтыннан алырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев