Бердәм дәүләт имтиханы - теләсә кайсы чыгарылыш класс укучысы тормышында зур вакыйга, чөнки имтиханнар күп очракта кешенең киләчәген билгели. Ел саен БДИ тапшыруга яңалыклар кертелә. Ә быел укучыларны нинди үзгәрешләр көтә? Бу турыда хәбәрчебез район мәгариф бүлегенең укыту-методик эшләр буенча җитәкче урынбасары Людмила Рыбакова белән сөйләште.
- Барлык Россия укучылары...
Бердәм дәүләт имтиханы - теләсә кайсы чыгарылыш класс укучысы тормышында зур вакыйга, чөнки имтиханнар күп очракта кешенең киләчәген билгели. Ел саен БДИ тапшыруга яңалыклар кертелә. Ә быел укучыларны нинди үзгәрешләр көтә? Бу турыда хәбәрчебез район мәгариф бүлегенең укыту-методик эшләр буенча җитәкче урынбасары Людмила Рыбакова белән сөйләште.
- Барлык Россия укучылары өчен БДИ тапшыру гадәти хәлгә әйләнде. Элгәре укучылар чыгарылыш имтиханнарын тапшырганнан соң, югары уку йортлары һәм техникумнарга керүгәндә яңадан сынау бирә иде. Хәзер инде хәлләр башкача. БДИ нәтиҗәләре буенча теләсә нинди уку йортына керергә була. Быел БДИны тапшыру өчен нинди шартларны үтәргә кирәк?
- Быел бердәм дәүләт имтиханнарына керү өчен рус әдәбияты буенча инша язарга кирәк булачак. Инша өчен уңай билге алган очракта гына укучы башка имтиханнарга кертелә. Мөмкинлекләре чикләнгән укучылар инша урынына изложение яза. Иншаны язу вакыты да якынлашып килә - аны чыгарылыш класс укучылары 2 декабрьдә язачак.
- Бу язма эшне башкара алмаучылар нишли?
- Иншаны яза алмаган укучылар аны 3 февральдә һәм 4 майда кабат яза ала. Йомгаклау иншасын мәктәпне алдагы елларда тәмамлап, 2016 елда бердәм дәүләт имтиханын тапшырырга теләүчеләр да язарга тиеш. Аларга моның өчен үзләре укыган мәктәпкә инша язуга ике атна калгач, гариза бирергә кирәк.
- Бу уку елында БДИ тапшырганда нинди фәннәр һәм шартларга үзгәрешләр кертелә?
- Быел БДИ тапшыру процедурасына һәм имтихан сорауларына әллә нинди зур үзгәрешләр кертелмәячәк. БДИ тапшырганда видеокүзәтү алып барыла, имтиханга укучылар металлодетектор аша тикшереп кертелә, имтиханда элемтә җайланмалары һәм, билгеле инде, шпаргалкалар булмаска тиеш. Тарих, җәмгыять белеме, география һәм әдәбият буенча имтиханнарда биремнәрнең тест өлеше булмый. Имтихан тапшыручылар әзер җаваплар сайлап алырга түгел, ә үзләре язарга тиеш була.
2015 елдагы кебек, математиканы база һәм профиль дәрәҗәсендә тапшырырга мөмкин, бу фән буенча имтихан тапшыру шартлары үзгәрмәде.
- Хәзерге вакытта бердәм дәүләт имтиханына хәзерлек ничек бара?
- Беренче чиратта шуны әйтәсем килә - 2016 елда БДИне унберенче классны тәмамлаучы 84 укучы тапшырырга җыена. Имтиханнарга әзерлек инде уку елы башында ук башланды. Укучылар өчен махсус курслар, консультацияләр, шәхси дәресләр оештырылды, аңлату эшләре алып барыла. Октябрь аенда муниципаль дәрәҗәдә математика һәм рус теле буенча репетиция имтиханнары үткәрелде, аларның нәтиҗәләре укучыларны дәресләргә ныклап әзерләнергә кирәклеге турында уйларга мәҗбүр итте дип беләм. Сынау имтиханнары нәтиҗәләре буенча имтихан бирә алмау куркынычы булган укучылар ачыкланды: рус теле буенча мондый укучылар - 8, ә математикадан (база дәрәҗәсендә) 25 кеше. Ике фән буенча да минималь балл җыя алмаган укучылар бар. Болар барысы да мәктәп директорлары, укыту эше буенча урынбасарлар киңәшмәсендә тикшерелде. Барысына да чыгарылыш класс укучыларының белемнәрен күтәрү буенча киңәшләр бирелде.
Инде хәзер үк укучыларга да, аларның әти- әниләренә дә укучының белем дәрәҗәсенә һәм төрле фәннәр буенча әзерлегенә карап, һөнәри белем бирү учреждениеләрен сайлый башларга кирәк. Алдагы мәгълүматларга караганда, 2016 елда укучыларның күбесе җәмгыять белеме буенча имтиханнар тапшыра (аны чыгарылыш класс укучыларының 50 проценты бирергә җыена). Шуңа да игътибар итәргә кирәк, кайбер укучылар фәннәрне сайлауга бик җавапсыз карый. Бу турында узган елгы нәтиҗәләр дә ачык сөйли: 12 укучы (тапшыручыларның 18 проценты) җәмгыять белеме буенча минималь балл җыя алмады.
Инде бүген үк район мәктәпләрендә һәм муниципаль дәрәҗәдә БДИда катнашучылар базасы төзелә, шунлыктан укучыларга үзләре тапшырырга теләгән фәннәрне сайларга кирәк. Киләсе елның 1 февралендә бу мәгълүматларны үзгәртү мөмкин булмаячак.
Шулай да имтихан тапшыру өчен төп шарт элеккечә кала - укырга һәм укырга кирәк. Практика күрсәткәнчә, тиешенчә хәзерләнгән очракта, БДИны уңышлы тапшырырга мөмкин.
Фото: http://irbis-uni.ru/news/2/4634/?direction=neutral
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев