Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Халыкара конкурс призерлары

Читтән торып һәм аннан соңгы турны үтеп, безнең район мәктәпләренең дүрт укучысы Халыкара "Мин даһи" конкурсы призеры булдылар.

2нче мәктәп укучысы Илшат Бәшәров (10Б) - икенче урынны, Татьяна Панкратова (9Б) - өченче урынны алды; Ульяна Сәетовага (10А) конкурста катнашучы сертификаты тапшырылды. Аларны конкурска информатика укытучысы Анна Калинкина әзерләде. Никольск мәктәбенең унберенче класс укучысы Олег Синицин (укытучысы Марина Синицина) өченче булды.
Бу конкурсны сәләтле балаларны эзләү максатында, Яр Чаллы шәһәренең IT-паркы Бизнес-инкубатор резидентлары, "Укытучылар Альянсы" проекты белән берлектә үткәрде. Анда төрле мәгариф учреждениеләрендә белем алучы укучылар һәм студентлар катнашты. Конкурста катнашу өчен Россиянең төрле шәһәрләреннән 1000 артык гариза алынды. Ә турыдан-туры үткәрелгән турга бары 38 укучы һәм студент кына чыга алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев