Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Аның икенче туган йорты

Валентин Ашмарин, мәктәпнең профком рәисе. Укытучылар көне безнең өчен күңелгә аеруча якын, кадерле бәйрәмнәрнең берсе. Бу вакытта ирексездән үзеңнең башкарган эшең, хезмәттәшләрең турында күбрәк уйлыйсың. Бәйрәм белән без бер-беребезне ихлас котлап, кыен, әмма кызыклы, җәмгыять өчен кирәкле эшебездә уңышлар телибез.

Мин үзебезнең Полянка урта мәктәбе директоры Гөлсинә Габдрахман кызы Сибгатуллина турында сөйлисем килә. Укытучы эшен сайлавына ул беркайчан да үкенми, гомер буе күңел биреп, яратып башкара. Физика, математика фәннәрен укытудан тыш, инде унбиш ел буе мәктәп белән җитәкчелек итә. Ул тәҗрибәле педагог, оста оештыручы, үз хезмәтенең бөтен нечкәлекләрен белә, һәркем белән уртак тел таба. Аның янына нинди генә сорау һәм үтенеч белән керсәң дә, мәсьәләне уңай хәл итеп чыгасың. Эштән соң да ул өенә кайтып китми, вак-төяккә кадәр җентекләп тикшерә, даими рәвештә үзлегеннән укып, белем дәрәҗәсен күтәрә.

Һәр эшне уйлап эшләве, туры сүзле, төрле яшьтәге кешеләр белән уртак тел таба белүе, балаларга аеруча игътибарлы булуы белән башкалардан аерылып тора. Аның өчен һәр бала - чын шәхес, ул моны укытучыларга да аңлатырга тырыша. Нинди генә хәлдә дә ул бервакытта тавышын күтәрмәс, бу үзе генә дә олы хөрмәткә лаек.

Аңа берничә тапкыр башка эш тәкъдим итеп карадылар, ләкин ул үз эшенә, инде күптән икенче туган йортка әверелгән яраткан мәктәбенә тугры булып калды.

Гөлсинә Габдрахман кызы мәктәпнең тышкы күренешен даими игътибар үзәгендә тота. Аның киңәше буенча ишек алдында матур-матур чәчәкләр үстерәләр, бинаның эчендә дә тәртип һәм чисталык. Шуңа күрә мәктәптә укуы да, укытуы да күңелле. Укытучылар бердәм коллектив булып, дус-тату яшиләр.

Гөлсинә Габдрахман кызы - югары категорияле җитәкче, мәктәп директорлары советы рәисе, бу аның хезмәттәшләре арасында зур абруй казануын күрсәтә. Мәктәбебезгә шундый кеше җитәкчелек иткәнгә без чын-чынлап горурланабыз. Аңа нык сәламәтлек, иминлек, җан тынычлыгы, эшендә уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев