Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зыян күрүчеләргә ярдәм

Безнең район халкы Краснодар краенда су басудан зыян күрүчеләргә ярдәм итү эшенә актив кушылды. Кичә бездән гуманитар йөкләр төялгән машиналар китте - он һәм ярмалар төягән КамАЗ һәм азык-төлек, киемнәр һәм көнкүреш кирәк-яраклары төягән "Рассвет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгеннән "Газель" машинасы юлга чыкты. Бу изге эшкә шактый кеше үз...

Безнең район халкы Краснодар краенда су басудан зыян күрүчеләргә ярдәм итү эшенә актив кушылды.
Кичә бездән гуманитар йөкләр төялгән машиналар китте - он һәм ярмалар төягән КамАЗ һәм азык-төлек, киемнәр һәм көнкүреш кирәк-яраклары төягән "Рассвет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгеннән "Газель" машинасы юлга чыкты.
Бу изге эшкә шактый кеше үз өлешен кертте. Мәсәлән, "Спас ХПП" җәмгыяте район фермерлары белән бергә 2 тонна - беренче сортлы, 4 тонна югары сортлы он, 500 килограмм ярма, ә икмәк комбинаты - 800 килограмм макарон әйберләре бирде. Шактый оешма, предприятие, учреждение вәкилләре, шәхси эшмәкәрләр ярдәм хәстәрләнә торган социаль үзәккә юыну һәм кер юу чаралары, кием-салым, консервлар, памперслар һәм тораксыз, акчасыз калган кешеләр өчен бик кирәк булган башка нәрсәләр китерделәр. Моннан тыш, шул ук ярдәм ноктасы аша хәйрия счётына 18 мең сумга якын акча җибәрелде.
Ярдәм йөзеннән акча һәм әйберләр җыю эше дәвам итә. Бу фаҗиганең нәтиҗәләрен юк итүдә ярдәм күрсәтергә теләге булган һәр кеше исемлектә күрсәтелгән әйберләр китерә, шулай ук махсус ачылган счётка акча күчерә ала. Аның реквизитлары: ИНН 2309030678, КПП 230901001,
Краснодарское краевое отделение Общероссийской общественной организации "Российский Красный Крест" Краснодарское отделение № 8619 Сбербанка России,
Корреспондентский счёт 30101810100000000602,
БИК 040349602,
Расчётный счёт 40703810330000000106.
Назначение платежа: добровольное пожертвование гражданам, пострадавшим от наводнений в Краснодарском крае в 2012 году.
Рәсемдә: "Рассвет" социаль үзәге гуманитар ярдәм җыю вакытында.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X