Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Зур ярдәм күрсәтеләчәк

Күптән түгел Аграмак авылында авыл җирлеге башлыклары һәм гаилә фермалары җитәкчеләре катнашында үткән семинарда районның узган елгы социаль-икътисадый үсешенә йомгак ясадылар. Семинарда катнашучылар алдында чыгыш ясап, район башлыгы Камил Нугаев төп игътибарны гаилә фермаларын төзү өчен шартлар булдыру кирәклегенә юнәлдерде. Быел, мәсәлән, үз хуҗалыгында күп итеп мал үрчетергә теләүчеләргә район...

Күптән түгел Аграмак авылында авыл җирлеге башлыклары һәм гаилә фермалары җитәкчеләре катнашында үткән семинарда районның узган елгы социаль-икътисадый үсешенә йомгак ясадылар.
Семинарда катнашучылар алдында чыгыш ясап, район башлыгы Камил Нугаев төп игътибарны гаилә фермаларын төзү өчен шартлар булдыру кирәклегенә юнәлдерде. Быел, мәсәлән, үз хуҗалыгында күп итеп мал үрчетергә теләүчеләргә район бюджетыннан 400 мең сум күләмендә ярдәм күрсәтеләчәк.
Семинарда катнашучылар Александр Соленовның гаилә фермасында, шулай ук Мәдәният йортында, мәктәптә булдылар, яңа ачылган участок инспекторы йортын карадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев