Золин – оста йөртүче
Никольск авылыннан Виктор Золин алтмыш яшьтән олырак булган ир-атлар арасында уздырылган машина йөртүчеләрнең республика конкурсында катнашып, иң яхшы унлыкка керде.
Халыкара өлкәннәр көнендә уздырылган әлеге ярышларда республика шәһәрләре һәм районнары авылларыннан кырыкка якын кеше катнашты. Тәҗрибәле йөртүчеләр, шул исәптән илле яшьтән узган хатын-кызлар, җиңел автомобиль белән идарә иткәндә төрле катлаулы күнегүләр үтәделәр, аларның шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен ничек белүен дә тикшерделәр.
Конкурсны Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча юл хәрәкәте иминлеге инспекциясе Идарәсе, “Юл хәрәкәте иминлеге” учреждениесе, “Бөтенроссия автомобильчеләр җәмгыяте”нең республика җәмәгать оешмасы оештырды. Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча юл хәрәкәте инспекциясе идарәсе җитәкчесе вазифасын вакытлыча башкаручы Александр Разумнов һәм башка ведомстволар җитәкчеләре конкурсның җиңүчеләренә һәм призерларга кыйммәтле бүләкләр, диплом, кубок һәм медальләр тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев