Яңалыклар
Үзгәртү курсы белән
Никольск мәктәбе базасында үткәрелгән "XXI гасырда белем бирүне үзгәртү" тренингында берничә мәктәп укытучылары катнашты.
Чара ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм "Educare International Consultancy" Сингапур компаниясенең бердәм проектын тормышка ашыру кысаларында, нәтиҗәле аралашу, хезмәттәшлек итү һәм командада эшләү күнекмәләрен алу максатында оештырылган. Ә тренерлар ролен мәгариф бүлегенең мәгълүмат-методика үзәге белгечләре...
Никольск мәктәбе базасында үткәрелгән "XXI гасырда белем бирүне үзгәртү" тренингында берничә мәктәп укытучылары катнашты.
Чара ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм "Educare International Consultancy" Сингапур компаниясенең бердәм проектын тормышка ашыру кысаларында, нәтиҗәле аралашу, хезмәттәшлек итү һәм командада эшләү күнекмәләрен алу максатында оештырылган. Ә тренерлар ролен мәгариф бүлегенең мәгълүмат-методика үзәге белгечләре Наталья Брыкалова һәм Гөлназ Ходжиева үтәделәр.
Алынган белем һәм күнекмәләрне укытучылар, һичшиксез, көндәлек эшләрендә кулланачаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев