Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Үзегез сайларга тиеш

Билгеле булганча, берсекөнгә бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлаулар көне.

Һәрберебез теркәлгән теге яки бу кандидат, сәяси партия өчен тавыш бирергә тиеш. Моңа битараф булырга ярамый, чөнки без киләсе биш елга югары вәкаләтле законнар чыгару органын сайлыйбыз.

Территориаль сайлау комиссиясе рәисе Газизулла Әхмәтҗанов билгеләп үткәнчә, сайлауларга хәзерлек чаралары закон таләпләре кысаларында үткәрелде. Исегезгә төшерәбез, сайлаучыларга бу көнне ике бюллетень бирелә: аларның берсенә сәяси партияләрнең региональ бүлекләре, икенчесенә - бер мандатлы сайлау округы буенча депутатлыкка кандидатлар кертелгән. Бердәм республика округы буенча парламенттагы урыннар өчен көрәш җиде партия арасында барачак, бер мандатлы сайлау округы буенча биш кандидат теркәлгән. Аларның кайсы өчен тавыш бирергә - сайлаучының шәхси эше, моны ул үзе хәл итәргә тиеш. Тик шуны исегездән чыгармагыз: безнең киләчәк тормышыбыз без ышаныч күрсәткән партиягә яки кандидатка бәйле.

Сайлау участокларында эш иртәнге сәгать җидедә башлана һәм кичке сигездә тәмамлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 14 сентябрь сайлаулар