Юлдагы фаҗига
Никольск авылы янында килеп чыккан авариядә яшь кешенең гомере өзелде.
Ул идарә иткән җиңел машина югары тизлектә алда барган трактор арбасына килеп бәрелә. Бәрелү шулкадәр көчле була, шофер алгы тәрәзә аша юл кырыена килеп төшә, ә машинасы кюветка капланып, шунда ук яна башлый. Район хастаханәсендә яшь иргә ярдәм күрсәтсәләр дә, каты яралардан ул берничә сәгатьтән соң үлә.
Хәзер моның буенча тикшерү эшләре бара. Фаҗиганең төп сәбәбе - трактор арбасының уты янмаган була, шуңа күрә югары тизлектә килгән машина йөртүче аны күрмәгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев