Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Юбилярны котладылар

Авылыбызда озын гомерле юбилярларны хөрмәтләү дәвам итә.

Әле шушы араларда гына Фатыйма Габделхак кызы Абдулхакованы 95 яшьлек юбилее белән тәбрикләделәр.

Үз гомерендә Фатыйма апа бәхет-шатлыкларны да күргән, кайгы-сагыш та читләтеп үтмәгән аны. Шушы яшькә җиткәнчегә кадәр бик озын һәм сикәлтәле тормыш юлы үткән. Илебездә Бөек Ватан сугышы барган авыр елларда һәм сугыштан соң колхоз производствосының төрле тармакларында җиң сызганып эшләгән, кая кушсалар, шунда намус белән хезмәт куйган. Иске Рәҗәп уңганнары арасында оештырылган ярышларда гел алдынгылыкны биләгән, башкаларга үрнәк булып торган. Моның өчен хуҗалык җитәкчеләре аңа бик күп тапкырлар рәхмәт белдергән, хезмәтен зурлап бүләкләр тапшырганнар. Әнә шулай бетмәс-төкәнмәс хезмәт, көндәлек мәшәкатьләргә бирелеп елларның ничек узганын да сизми калган ветеран. Өч бала тәрбияләп үстергән Фатыйма апа менә инде дистә елдан артык кызы Равилә, кияве Рафаэль гаиләсендә гомер кичерә. Җылы, матур, бөтен җире балкып торган, уңайлыклары булган йортта яшәвенә шатланып бетә алмый.

Авыл җирлеге башлыгы Мансур Нугаев Фатыйма апаның картлыгы бәхетле булуын әйтте. Күпне күргән һәм үз гомерендә күпне кичергән тыл һәм хезмәт ветеранына корычтай саулык, җан тынычлыгы теләде. Озак еллар туган авылын үстерүгә керткән зур өлеше өчен рәхмәтләр әйтеп, Россия Президенты Владимир Путинның җибәргән котлау хатын, Спас районы башлыгы Фәргат Мөхәммәтовның истәлек бүләген һәм үзенең бүләген дә тапшырды. Шулай ук җирлекнең ветераннар советы рәисе, мәдәният хезмәткәрләре дә хөрмәтле ветеранга сәламәтлек теләделәр.

Олы яшькә җиткән кешегә туган җирдә якты дөньяга куанып гомер итү һәм сине аңлардай игелекле балаң булудан да кадерлерәк нәрсә юктыр да ул. Фатыйма апаның картлык көнендәге бәхетенең сере дә әнә шундадыр мөгаен. Киләчәктә тагын да зуррак юбилейларны сөенеп каршыларга язсын иде сиңа, Фатыйма апа!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев